Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Русия горурлыгы булган мөселманнар" фильмы тәкъдим ителә


Дагыстанның Мәскәүдәге даими вәкиллегендә бүген "Русия горурлыгы булган мөселманнар" исемле яңа документаль фильм тәкъдим ителә. Әсәр танылган лезгин тарихчысы һәм мәгърифәтче, XIX гасыр ахыры-XX гасыр башы ислам галиме Гасан Алкадарига багышлана.

Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм фонды, "Аль-РТВ" һәм "Мәдинә" нәшрият йорты хезмәттәшлегендә Русия тарихында эз калдырган танылган мөселманнарга багышланган сигез фильм төшерелгән. Проектның авторы - Русиянең Европа өлеше мөселманнарының дини идарәсенең иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы һәм "Русиядә ислам" исемле сүзлекләр мөхаррире Әхмәд Макаров.

XS
SM
MD
LG