Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:11

Сүриядә хакимияттәге Башар Әсад режимына каршы сугышта катнашуда гаепләнгән Раиф Мостафин Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсе карары белән өч елга кырыс шартлы төрмәгә хөкем ителде.

Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, 27 яшьлек Мостафин 2013 елның декабреннән алып 2014 елның февраленә кадәр канунсыз кораллы төркемнәр белән бергә сугышта катнашкан. Русиягә кайтканда аны кулга алганнар. Мостафинның террорчылар лагерендә идеологик һәм хәрби укуларда катнашканы хәбәр ителде.

2008 елда Русия ислам университетын тәмамлаган Мостафин Мисырның Әл-Әзһәр университетына керергә теләп Каһирәгә киткән, укырга керә алмаган, "традицион исламга каршы булган радикаль төркемнәр арасына кергән", дип сөйләде узган утырышта аны гаепләүчеләр.

Мостафин үзе чыгыш ясаудан баш тартты. Аңа каршы гаепләү исемнәре билгесез шаһитләрдән һәм Мостафиннан сорау алуда катнашкан полиция вәкилләре биргән мәгълүматкә нигезләнеп дәлилләнгән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG