Accessibility links

Каюм Насыйри институтының беренче үзәге Мәскәүнең татар мәктәбендә ачылды


Каюм Насыйри институты үзәге ачылышында
Каюм Насыйри институты үзәге ачылышында

Мәскәүдә милли мәдәни тәрбия бирүче Муса Җәлил исемендәге 1186 санлы мәктәп каршында Каюм Насыйри институтының Татарстаннан читтәге беренче үзәге ачылды.

"2014-2020 елларда Татарстанның дәүләт һәм башка телләрне үстерү" програмын әзерләүдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре дә катнашкан. Каюм Насыйри институты үзәкләре әлеге програм нигезендә ачыла. Документта 2020 ел беткәнче 51 үзәк ачылачак диелгән. Бу эшне оештыру өчен 31,5 миллион сум акча тоту каралган. 2014 елга өч миллион сум бүленәчәге язылган", дигән иде Азатлыкка илология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының халыкара эшчәнлек урынбасары Гөлнара Садыйкова.

Дөньяда төрле җирләрдә милли-мәдәни үзәкләр яңалык түгел. Татарстаннар Сервантес институты, Гете институты тәҗрибәсен үрнәк итеп алган.

Мәскәү мәктәбендә ачылган үзәктә бушка татар теле дәресләре, татар әдәбиятына багышланган очрашулар, фәнни конференцияләр үтәчәк. Институт үзәккә моның өчен кирәкле җиһазлар һәм китаплар белән ярдәм итәчәк. Үзәкне ачуда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәгариф министры Энгел Фаттахов, Татарстанның Русиядәге вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәүнең мәгариф бүлеге вәкилләре катнашты.

XS
SM
MD
LG