Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Аракы сатудан бюджетка акча керә дип сөенү – тилелек"


Казандагы кечкенә кибет киштәләрендәге хәмерле эчемлекләр
Казандагы кечкенә кибет киштәләрендәге хәмерле эчемлекләр

Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт хәмерле эчемлек сатудан бюджетка кергән акчаларга кылынган гамәлләрнең юньлегә илтмәвен әйтә.

18 декабрь көнне Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыяте директорлар шурасының чираттагы җыелышын үткәрде. Әлеге чара вакытында ширкәтнең 2014 елдагы финанс нәтиҗәләре турында да сүз булган. Бу хакта хөкүмәт порталы белдерә. Узган ел күпме хәмерле эчемлек сатылган, быелгы нәтиҗәләр нинди? Бу хакта мәгълүмат юк.

Азатлык "Татспиртпром"га шалтыратып әлеге саннарны белергә теләгән иде, әмма ширкәт сүзчесе белән элемтәгә керә алмады. Әлеге ширкәттәгеләр: "Айдар үзе сезгә шалтыратыр", дип телефонны алып калсалар да, элемтәгә чыгучы булмады.

Татарстанда икенче ел рәттән хәмерле эчемлекләр сату кими, дип яза Kazanfirst.ru сайты. Бу хакта Русиянең дәүләт хәмер инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко белдергән. Аның сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда быел хәмерле эчемлекләр сату 13%ка кимегән.

Нефть һәм газ сату Русия бюджетының яртысыннан артыгын тәшкил иткәнгә, соңгы айларда нефтькә бәя төшү, мөгаен, түрәләргә казнаны тутыру өчен акчаны башка җирдән, шул исәптән хәмерле эчемлек сатудан да эзләргә этәрә. Татарстанның Теләче районы Алан авылындагы кибетче Алсу Фәизова Азатлыкка район җитәкчелегенең нигә план үтәлми дип җыелыш үткәрүе турында сөйләгән иде.

Татарстанда хөкүмәтнең хәмер сатудан килгән акча белән бюджет тутыруы, һәм бу акчаларны аннан соң төрле социаль проектларга тотуы хәләлме? Азатлык бу хакта Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләште.

– Җәлил хәзрәт, сез яшәгән Борбаш авылында (Балтач районы) соңгы елларда аек тормышка омтылу сизеләме?

Җәлил хәзрәт Фазлыев
Җәлил хәзрәт Фазлыев

– Хәзер сизелә ул, элек бөтен мәҗлесләр һәм туйлар аракылы иде. Хәзер исә аракысыз табыннар күбәеп бара. Элек эчкәннең хәзер яртысын да эчми торганнардыр инде ул, Аллаһка шөкер! Кукмара районында өч-дүрт авылда аракы сатудан да туктадылар. Мин безнең районда да элекке белән чагыштырганда аракы эчү күпкә азайды дип саныйм.

– Борбашта кибеттә аракы саталармы соң?

– Аракы торса... 1986 елда аракыны бетереп караганнар иде, аңа карап кеше эчүдән туктамады бит. Хикмәт аракы кибеттә торуда түгел, ә хикмәт кешенең эчмәвендә. Кеше аракы эчүдән туктаса, кибет тә сатудан туктый. Кибеттә аракы сатудан туктаганга карап кеше эчүдән туктамый.

– Татарстанның бюджетын аракыдан кергән акча да тәшкил итә. Моңа ничек карыйсыз?

– Аракыдан бюджетка акча керә дип сөенү – кәгазь акчаны яндырып кул җылыту шикелле, тилелек кенә ул. Аракының бюджетка салган зыяны күберәк. Юл фаҗигаләре, барып чыкмаган эшләр, җинаятьләр, гомумән, бөтенесен кушсаң барыбер минуска чыга.

– Аракы сатудан бюджетка кергән акчаларны төрле социаль програмнарга, шул ук вакытта мәчет төзелешенә, татарның мәдәни чарасына да тотарга мөмкиннәр. Дини күзлектән караганда бу ягы ничегрәк?

– Кайсы яктан карасаң да, аракы сатудан кергән акча хәрәм була. Ул акчаларга эшләнгән гамәлләр юньлегә илтми. Әнә шуңа күрә бездә бик күп проектлар, матур әйберләр бар, әмма нәтиҗәсе юк, чөнки...

– Артында аракы торганга дип әйтәсезме?

– Әйе, ул яклары да бар. Аракы сатуның, гомумән, бик күп нечкәлекләре дә бар. Бездәге халык 100% мөселман түгел икәнлеген дә уйлау кирәк. 50%ы христан. Бу мәсьәләдә дин галимнәре белән сөйләшү кирәк.

– Түрәләр кибетчеләрне районга чакырып, аракы әз сатыла дип, сүккән икән. Моның әхлаки ягына ничек карыйсыз?

– Монысы – мөселманның тилелеге инде. Сүгәме-сүкмиме, ул кибетчедән тормый, ә алучыдан тора. Аракы сату-сатмау хуҗа сүгүдән дә, тегеннән дә, моннан да тормый. Халык аракыны алмаслык итеп тәрбияләнергә тиеш. Мин үз гомеремдә дә аракы эчмәдем. Очсыз вакытында да, кыйбат вакытында да алмадым, хәзер бөтенләй дә кулланганыбыз юк, бәясен дә белгәнебез юк. Аллаһка шөкер, әнә шундый гаиләләр авылда да, районда да күбәя һәм бу бик сөендерә. Быел күпчелек районнардагы Сабантуйларда хәмерле эчемлекләр сатылмады бит. Бу үзе дә алга китеш. Монда хөкүмәтне дә гаепләп бетереп булмый, аракы эчүне "бәхет" дип үскән буын гаепле инде аңа.

– Иң юк дигәндә, Сабантуйларда гына булса да, аракы сатмау мәсьәләсе район башлыгыннан тора дип уйлыйсызмы?

– Ул район башлыгыннан да, халык соравыннан да тора. Халык шуңа өлгереп җитә икән, башлык аңа каршы тора алмый.

Аракыны чара үткәреп кенә бетереп булмый. Алай булса, 1986 елда ук беткән булыр иде. Без балаларыбызны дини һәм әхлаклы итеп тәрбияләргә кирәк. Лев Толстой: "Мин ислам динен алкоголизмны хәл иткән өчен генә булса да хөрмәт итәр идем", дигән. Дөньяда аракы эчүне хәл иткән ислам диненнән башка бер генә тәгълимат та юк.

1992 еллар булды микән, мин аракысыз бер туй алып бардым. Шунда безнең хакимият башлыгы: "1986 елны хөкүмәтнең аракы сатмаска дигән карары бар иде. Бөтен бәйрәмнәрне дә аракысыз үткәрергә дип әйттек. Районда фәләнчә мең коммунист, фәләнчә мең комсомол, бик көчле пропаганда бүлеге, райком, партия карары бар иде. Без шуның кадәр көч белән районда бер тапкыр да аракысыз туй үткәрә алмадык", диде. Ә бүген бернинди карар юк күпме аракысыз туйлар, бәйрәмнәр үткәрәбез – бу алга китеш бит инде.

XS
SM
MD
LG