Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиргән авылында Дәрдмәндне искә алдылар


Авыл мәктәбе укучылары “Башкорт кызлары биюе”н башкара
Авыл мәктәбе укучылары “Башкорт кызлары биюе”н башкара

Башкортстанның Мәләвез районы Җиргән авылында татар шигърияте классигы Дәрдмәнднең 155 еллыгы билгеләнде.

Җәмәгать эшлеклесе, меценат, шагыйрь Мөхәммәтзакир Рәмиевнең туган ягында узган чарада Уфадан язучылар, Дәрдмәнднең туганнары, студентлар катнашты. Ул Җиргән мәктәбендә якташ шагыйрьләренә багышланган ачык дәрес белән башланды. Анда чыгыш ясап, “Рамазан” төрки агарту үзәге рәисе, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Марат Шәрипов бик күп кызыклы мәгълүматлар белән бүлеште. Аның сүзләренчә, Мөхәммәтзакир Рәмиев (Дәрдмәнд) кулындагы алтын табу приискалары барлыгы 5 тонна алтын чыгарган. Ул бүген биш КаМАЗ машинасы йөгенә сыяр иде. Инкыйлабтан соң приискаларын үз теләге белән советларга тапшыра һәм үзе ач-ялангач мәрхүм була. Аның кайда җирләнгәне дә билгеле түгел.

Азатлыкта Википедия: Дәрдмәнд

Ачык дәрестән соң Җиргән авылына тамаша кылу оештырылды. Аның кысасында Дәрдмәнд яшәгән дип фаразланган йорт урынына, мөселман зиратына, мәчеткә, китапханәгә, музейга экскурсия узды. Чаралар мәдәният сараенда “Дәрдмәнднең алтын шигырь юллары” дип исемләнгән зур әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланды.

Җиргән авылы Дәрдмәнднән тыш тагы билгеле өч шәхесне биргән. Алар: Дәрдмәнднең агасы, шагыйрь Шакир Рәмиев, татар прозасы классигы Мирсәй Әмир һәм “Азатлык” радиосына нигез салучы Гариф Солтан. Очрашуларда алар турында да сүз әйтелде. Марат Шәрипов Дәрдмәнднең хатыны берәү генә булса, агасы Шакирның һәр прииск саен, барлыгы дүрт хатыны булуын сөйләде. Ул Гариф Солтан исемен дә мәңгеләштерү кирәклеген күтәрде. Музейда Дәрдмәнд һәм Мирсәй Әмир почмаклары гына эшләвенә ишарә ясап, Шакир Рәмиев һәм Гариф Солтаннарга да почмак булдырырга тәкъдим итте. Музей җитәкчесе, мәктәптә тарих фәнен укытучы Лилия Камалова заманында Гариф Солтан белән бәйләнештә торуы, телефон аша шалтыратышуларын сөйләде. Моның белән иминлек оешмаларының да кызыксынып алуын телгә алып, Гариф Солтанны акламый торып, аны мәңгеләштерү эшләрен башкарып булмау турында әйтте.

Мәдәният сараенда узган чарада Башкортстан дәүләт университеты студентлары Дәрдмәнд шигырьләрен сөйләде. Район сәнгать осталары тарафыннан бик бай эчтәлекле концерт күрсәтелде.

XS
SM
MD
LG