Accessibility links

Фуат Әбүбәкеров 70 яшьлек юбилеен билгеләде


Фуат Әбүбәкеров 70 яшьлек юбилеен билгеләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:25 0:00

Фуат Әбүбәкеров 70 яшьлек юбилеен билгеләде

16 декабрьдә Казанның Камал театрында композитор, дирижер, скрипкачы, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Чара үзбәк милли киемнәре кигән Камал артистларының үзбәкчә җырлы-биюле тамашасы белән ачылды. Бераздан үзбәкчә биеп шулар арасыннан килеп чыккан юбиляр үзе дә күренде.

Гадәттә Камалдагы спектакльләр барышында сәхнә астында вакыт-вакыт башы яисә дирижер таягы гына күренеп алган дирижер, композитор, скрипкачы, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеровны сәхнәдә күргән тамашачы аны алкышларга күмде. Кул чабулар шул кадәр мулдан булды ки, Фуат абый сүзен башлый алмый торды. Тамашачының болай якын итеп юбилярны каршы алуы сирәк юбилярларга гына тәтегәндер мөгаен.

Фуат Әбүбәкеровны иң элек шагыйрь, Татарстан парламенты депутаты Разил Вәлиев котлады.

"Без телдән башка татар халкы яшәмәячәк дибез. Аның теле бетсә татар халкы юкка чыгачак дибез. Бу чыннан да шулай. Әмма татарның моңы булмаса, җыры булмаса, көе булмаса ул инде күптән юкка чыккан булыр иде.

Хәтта телен, гореф-гадәтләрен оныткан татарлар да кайда гына яшәсәләр дә алар үзләренең моңнарын онытмыйлар. Дөньяның кайсы гына төбәгенә, кайсы гына тарафына барып карасаң да татар үзенең берүк җырларын җырлый. Менә шушы, җыр, моң безнең милләтебезнең терәге дә инде.

Мин татар халкын, татар дөньясын Камал театрыннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Ә Камал театрын исә, Фуат Әбүбәкеровтан башка күз алдына китереп булмый", дип белдерде Разил Вәлиев аңа Татарстан президентының котлавын җиткереп.

Фуат Әбүбәкеровны шулай ук Татарстанның һәм Башкортостанның төрле театр коллективлары да олы бәйрәме белән тәбрик итте. Сәхнәгә чыккан берсе Фуат агайга карата җылы сүзләр яудырып үз бүләкләрен тапшырды. Танылган җырчылар исә аның көйләренә язылган җырларны башкарып кичәгә ямь өстәде.

Фуат Әбүбәкеровның 70 яшьлек юбилей кичәсе Сәйдәш маршын башкару белән тәмамланды.

Фуат Әбүбәкеров 1944 елның 2 ноябрендә Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә туа. Бу шәһәрдә музыка училищесында белем алганнан соң, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

1969 елда Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында солист булып эшли башлый, ә 1973 елдан алып хәзергә кадәр театрның музыка бүлеге мөдире һәм театр оркестрының баш дирижеры.

Әбүбәкеров Камал һәм республиканың башка театрларында куелган спектакльләрнең музыкаль бизәлеше һәм дирижерлык белән бергә, сәхнә әсәрләренә махсус музыкалар язу белән дә шөгыльләнә.

Фуат Әбүбәкеровның тормыш иптәше һәм улы да үзе кебек музыка осталары.

XS
SM
MD
LG