Accessibility links

Казанлылар рубль төшүен азык-төлек, тауар алганда сизә


Казанлылар рубль төшүен азык-төлек, тауар алганда сизә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

Казанлылар рубль төшүен азык-төлек, тауар алганда сизә

Без бу көннәрдә Казанның төрле сәүдә үзәкләрендә халыкның рубльнең төшүен ничек кабул итүен һәм акчаларын нәрсәгә тотуын белештек. Аларның күбесе артык акчалы булмауларын, кирәк әйберләр генә алачагын әйтте.

Казан үзәгендәге "Эдельвейс" кибетендә азык-төлек алырга кергән кызлар белән аралашканда, доллар бәясе үсү сәбәпле аларның чит илгә ялга бара алмаячаклары, акчаларын бик кирәкле әйберләргә генә тотулары ачыкланды.

"Рубль төшкәнне мин ала торган әйберләрнең кыйммәтләнүендә сизәм. Яңа елдан соң берәр кая ялга барырмын дип уйлаган идем, хәзерге доллар белән инде чит илгә чыгу турында уйлый да алмыйм", ди Аида Мозаффарова.

Луиза Афзалова исә шулай ук доллар нык үскәч якын арада ял итәргә бара алмаячагын, гадәти тормыштагы кайбер яратып эчкән эчемлекләрен дә сирәк алырга мәҗбүр булуын әйтте.

"Мин Макдоналдста кәһвә эчәргә ярата идем. Хәзер алар да бәяләрен күтәрделәр, шуңа күрә кәһвәне сирәк эчәсе була инде. Шулай ук Төркиягә барырга уйлап тора идем, доллар үскәч бармаска булдым.

Ә болай булган акчабызны кирәкле әйбергә генә тотабыз хәзер. Кием-салымны бик алып булмый, ашарга, вак-төяк әйберләр сайларга мәҗбүрбез”, ди Луиза.

Без "Эдельвейс" кибете хезмәткәрләреннән дә, соңгы көннәрдә сатып алучы арттымы, бәяләрне күтәрдегезме дип кызыксындык. "Халык кибеткә күбрәк йөри башлады, тауарларның бәясе үсте, әмма барсыныкы да түгел әле. Бәя артса да кеше йөри", диде алар.

"Южный" сәүдә үзәге янындагы ханымнар белдергәнчә, алар акчаларын күбрәк азык-төлеккә кулланырга тырыша. Алар көн-күреш тауарларына, юлга бәяләр артуына, әмма пенсия һәм эш хакларының шул килеш калуына зарланды. Алты мең пенсия белән ничек Яңа ел каршыларга икән дип баш ваталар.

“Кая барырга, аптыраган, бүген карабодай ала алмыйм, хет үлим, әмма 86 сумга алмыйм мин аны”, ди исемен әйтергә теләмәгән ханым. Алар тизрәк долларның төшеп, пенсия артуны телиләр.

XS
SM
MD
LG