Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амурдагы Комсомольски авиация заводында эш ташладылар


Хабаровски өлкәсенең Амурдагы Комсомольски шәһәрендәге авиация заводында эш ташлауны оештыручыларны эштән куу һәм административ җавапка тарту белән янаганнар.

Ширкәтнең штамплар эшләү бүлегенең 25ләп эшчесе кичә эштән баш тартты. Хезмәткәрләр эшнең авыр һәм хезмәт хакларының түбән булуын белдерә. Алар һөнәр берлегенә мөрәҗәгать итеп караган, әмма теләктәшлек булмаган.

Җомга эш ташлаучылар белән завод җитәкчелеге очрашкан. Штамплар эшләү бүлеге хезмәткәре Наталья Ткаченко сүзләренчә, аларга нигә эшкә керешмәүләре турында аңлатма язарга кушканнар.

Бу каршылык чарасын оештыручылар белән Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) вәкилләре дә очрашкан. Аларга бу гамәлләренең ил иминлегенә куркыныч ясавын әйткәннәр һәм административ чара белән янаганнар.

Завод матбугат хезмәте эш ташлауны "ялган хәбәр" дип бәяләгән. Эш ташлаучылар көрәшләрен дәвам итәчәкләрен белдерә.

Бу заводта Sukhoi Superjet 100 һәм хәрби хөҗүм очкычлары Т-50 ПАК ФА да җитештерелә. Эш ташлау Амурдагы Комсомольски мэры һәм төбәк түрәләренең хезмәт хакларын күтәрү турындагы шау-шу чыккан вакытка туры килде. Мэр хәзер 327 мең сум хезмәт хакы алачак, ә кайбер түрәләрнең хезмәт хаклары 31 мең сумга артачак.

XS
SM
MD
LG