Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Туган як" газетасы хезмәткәрләре белән очрашу үтте


"Туган як" газетасы хезмәткәрләре белән очрашу вакытында
"Туган як" газетасы хезмәткәрләре белән очрашу вакытында

18 декабрьдә Мәскәүнең мәдәни үзәк китапханәсендә Түбән Новгородта татар телендә чыгып килә торган "Туган як" газетасы хезмәткәрләре белән очрашу узды. Киләсе елга үзенең чирек гасырлык юбилеен уздырырга әзерләнгән газетаның үз тарихы, үз традициясе бар. Аны түбән новгородлылар гына түгел, мәскәүләр дә яхшы белә.

Очрашуда газетаның баш мөхәррире Олег Андерҗанов һәм аның урынбасары Ренат Сөннәтов газетаның бүгенге халәте турында сөйләделәр, иң мөһиме - газетага язылучыларның саны кимүенә хафаланганнарын әйттеләр. "Күптән түгел генә Түбән Новгородта шушы тема белән “Туган як” оешмасында очрашу үткәргән идек, очрашуга 200 милләттәш килде, тик шулардан бары бер кеше генә газетабызга язылды", диделәр алар. "Бүгенге көндә газетаның тиражы 2600 данә, - диде Олег Андерҗанов, - без аны иң кимендә 3000гә җиткерү теләге белән Мәскәүгә килдек тә инде. Хәзер газетабызда “Мәскәүләр һәм Мәскәү өлкәсе” дигән рубрика ачырга ниятлибез. Бәлки шуннан соң газетага язуылучылар артыр дип өметләнәбез. Хәзер инде безнең Мәскәүдә үз хәбәрчебезне булдырырга кирәк, бәлки ярдәм итәрсез", дип килгән кешеләргә мөрәҗәгать итте.

Олег Андерҗанов
Олег Андерҗанов

"Түбән Новгородтта яшәүче халыкларың соңгы вакытта күпчелеге Мәскәүгә күчеп китте. Газетаны чыгару, тарату авырлаша. Яшьләр туган телне оныталар, укый белүче олы яшьтәгеләр китеп бара. Без инде үзебез авылларга барып, чәй-шикәрләр алып, әбиләрне газетага язылырга өндәп йөрибез. Айга бер мәртәбә яшьләр, балалар өчен дә татарча кушымта бирәбез. Укучыларны җәлеп итү өстендә күп эш алып барыла", диделәр газетаны чыгаручылар.

Очрашуда катнашкан Ренат Сабирҗанов, "әгәр дә чирек бит кенә булса да иске татар имлясы – латин хәрефләре белән элекке текстларны, шигырьләрне басып чыгарсагыз, ул битне түләүне үз өстемә алам", диде.

Язучы, шагыйрь Әхмәт Саттар, "газетада сыйфаты белән бик түбән дәрәҗәдә булган шигырьләр басыла кайчагында, бу хәл газетабызның профессиональ басма булуына хилафлык китерә, андый “иҗат җимешләрен” басудан баш тартырга кирәк", дип әйтте.

Газетада барлыгы 12 хезмәткәр эшли икән. Аларга хезмәт хакын хөкүмәт түли. "Безнең газета “иҗтимагый-сәяси“ газета дип атала. Шуның өчен без ул ягын да уйларга тиеш. Ләкин газетаның бит әле хезмәт хакыннан башка да чыгымнары зур. Почта бәяләре артты. Шуңа күрә хәзер газетага язылу бәясе дә 850 сум. Газетабызны төсле итеп чыгара башладык. Ул хәзер Казанда басыла. Безнең өчен бу бик уңай. Газетаның интернетта үз сәхифәсе дә бар. Анда кереп яңалыклар белән танышырга була. Без аны һәрвакыт яңартып торабыз", диде баш мөхәррир. "Тагы бер яңалыгыбыз бар, газетаны хәзер интернет аша да уку мөмкинлеге булды. Анысына язылу бәясе чагыштырмача түбән, барлыгы 200 сум гына", дигәч очрашуга килүчеләрнең күпчелеге язылырга да өлгерде.

"Туган як" газетасы
"Туган як" газетасы

Хәзерге вакытта Түбән Новгород өлкәсендә бер генә дә татар мәктәбе дә калмаган. Күп мәктәпләрне берләштереп, калганнарын филиалга әйләндергәннәр. Аларында да дәрес бирү бары тик рус телендә генә бара. Өстәмә дәрес итеп укытыр өчен дә әти-әниләрнең гаризасы кирәк. Әти-әниләр бу хәлгә битараф, алар балаларын урыс мәктәпләренә бирергә тора дип зарланды газета чыгаручылар. Алар шулай ук ничек булса да газетаны югалтмас өчен 8 битлек газета янына өстәмә итеп рус телендә дә кушымта чыгарырга исәпләгәннәрен әйттеләр.

Мөхәммәт Миначев бу нияткә каршылыгын белдерде. "Укысыннар татарча, русча кушымта булса, телләрен гел онытачаклар", диде ул. Рус телендә кушымта кирәклекне, очрашуда катнашкан Түбән Новгород милли мәдәни рәисе урынбасары Илдус Абдуллин хуплады. Ул шулай ук үзенең 10 еллыгын билгеләгән оешманың татар һәм рус телләрендә чыга торган “Нижгар татарлары” дип аталган журнал белән дә таныштырды.

Очрашуда катнашкан Мөхәммәт Миначев өлкәнең тарихын да искә алып китте. "Элегрәк Түбән Новгород өлкәсендәге 35 татар авылы бер районга – Кызыл Октябрь районына керә иде. Хәзер ул авылларны махсус рәвештә дип уйлыйм, алты районга бүлеп таркаттылар. Әлбәттә бу хәл бердәмлекне киметә. Без үскәндә бер сыйныфта 30-40 бала укый иде. Без ике сменага йөреп укыдык. Сыйныфлар җитешми иде. Элегрәк 4500 кеше яшәгән Сафаҗәй авылында, мәсәлән, хәзер инде 2500 генә кеше яши, өйләр саны да кимеде. Димәк, безнең укучыларыбыз ди кимеде дигән сүз", диде ул. Катнашучылар шулай ук Русиядә татар теленә икенче дәүләт теле статусы өчен көрәшергә кирәк, менә инде ул вакытта яшьләрне дә татарча укырга өйрәнәчәкләр дигән фикерне дә әйттеләр.

Шул ук вакытта очрашуга килгән бер абый, "татар телен өйрәнергә теләк кенә булсын, аны һәрвакыт белергә була. Без үзебезнең балаларны Җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәгә йөрттек. Алар анда биш ел укыдылар. Менә дигән итеп татарча сөйләшәләр, укыйлар да, догалар да беләләр", диде.

Газета хезмәткәрләре шул ук көнне яшьләр оешмасы белән дә, Түбән Новгород якташлар оешмасы белән дә очраштылар.

XS
SM
MD
LG