Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа бюджет өчен яңа кредитлар таба алмый


Уфа шәһәре
Уфа шәһәре

Уфа мэриясе бюджет дефицитын каплау өчен яңа кредитлар таба алмый. Икътисадчы Ринат Гатауллин, Уфа бу хәлдән чыга алыр, әмма илдә 1992 елгы хәлләр кабатланырга мөмкин, ди.

Уфа мэриясе шәһәрнең бюджет дефицитын каплау өчен яңа кредитлар таба алмый. Дәүләт өчен сатып алу сәхифәсенә чыгарылган хәбәргә караганда, шәһәр идарәсе барлыгы 500 миллион сумлык дүрт кредит алу өчен банкларны аукционга чакырган булган, әмма анда бер банкның вәкиле дә килмәгән.

Хакимият шәһәрнең бюджет дефицитын каплау өчен елына 14,5тән артмаган банк процентлары белән биш елга кредит алырга теләгән.

Уфа мэриясе яңа аукцион оештырырга җыенамы, юкмы, оештырылган очракта ул нинди шартларда булачак икәне әлегә билгесез.

2014 елда Уфаның кредитлар програмы банклардан барлыгы 1,52 миллиард сум алуга исәпләнгән булган. 2015 елның беренче гыйнварына муниципаль бурыч 8,69 миллиард сум булыр дип көтелгән.

Апрель ахырында мэрия Сбербанкта алты елдан ун елга кадәр елына 11,5 процентлы 14 кредит линиясе ачкан, аларның гомуми күләме 1,26 миллиард сум диелә. Июнь аенда "Мәскәү банкы"нда елына 12,5 процент белән тагын 250 миллион сумлык дүрт кредит линиясе ачылган. Шәһәрнең бу елдагы бюджет дефициты 750 миллион сум дип бәяләнә.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Уфада яшәүче танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин Азатлыкка мэриянең яңа кредит ала алмавы, бер яктан шәһәр өчен әллә ни куркыныч хәл түгел, дип исәпләвен белдерде. Аның әйтүенчә, шәһәр хакимиятенең, яңа кредитлар ала алмаган очракта да, мөһим булмаган чыгымнарны киметү хисабына мөһим чыгымнарны саклап калып үз бурычларын үтәү мөмкинлеге бар.

"Түрәләргә машиналарны, планшет, компьютерларны азрак алырга туры киләчәк. Шуңа күрә, бу бик куркыныч, чишеп булмаслык хәл түгел дияр идем. Әмма мэриянең кредит ала алмавы илдәге һәм республикадагы финанс хәленең бик начар булуын күрсәтә. Халкы миллионнан арткан, Русиядәге иң зур шәһәрләрнең берсе булган Уфа да шундый аз гына кредит ала алмый икән, кечкенәрәк шәһәрләр бу хәлдән ничек чыгар икән", ди Гатауллин.

1998 түгел, 1992 елның кабатлану мөмкинлеге зуррак

Ринат Гатауллин фикеренчә, Яңа ел бәйрәменнән соң кибетләр бөтенләй башка масштабтагы бәяләр белән ачылырга мөмкин. "1998 ел кабатланырга мөмкин дип сөйләнгән булалар, 1998 түгел, 1992 елның кабатлану мөмкинлеге зуррак", ди танылган галим.

Гатауллин илдәге хәзерге проблемнар чишелмәслек түгел, әмма хәзерге кадрлар моны чишә алмый, алар бик күп урларга өйрәнгән, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG