Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

Бер ел элек мөселманнарга кайтарылган XV гасырда төзелгән борынгы Хан мәчетендә әле хаман да гыйбадәтләр узмый. Мәчет карамагындагы җирдә татар мәдәнияте һәм сәнгате үзәге ачылды.

17 декабрьдә Рязань өлкәсенең Касыйм (Ханкирмән) шәһәрендә Әхмәт Ишимбаев исемендәге татар мәдәнияте һәм сәнгате үзәге ачылды. Ул узган ел мөселманнарга кайтарылган XV гасырда төзелгән борынгы Хан мәчете комплексында булдырылган.

Өлкәнең имам мөхтәсибе Рәшит хәзрәт Бултачеев Азатлыкка әйтүенчә, татар үзәген милли мәдәни мохтәрият мөселман җәмгыяте белән берлектә ачкан.

“Ул безнең якташыбызга багышлана. Үзәкне Хан мәчете мәйданында урнашкан Касыйм мәдрәсәсендә ачтылар. Элек анда мөселман мәктәбе булган, аннары аны гади мәктәпкә биргәннәр. Хәзер инде бина бушатылып шулай ук мөселман җәмгыятенә тапшырылды. Шул мәдрәсә бинасының яртысында татар үзәге, яртысында мәдрәсә булачак.

Бу үзәктә төрле күргәзмәләр, мәдәни чаралар, татар телен өйрәнү оештырылачак”, ди ул.

Бултачеев Хан мәчетендә киләсе елдан намазлар укыла башлар дип өметләнүен әйтә. Хәзер мәчетне мөселманнарга тапшыру документлары җайга китерелә икән. Әлеге эшнең бер ел дәвам итүен ул төрле документ мәшәкатьләре белән аңлатты.

“Бездә әле Совет заманыннан калган бюрократия саклана. Бик күп документлар кирәк, шулай ук беренче катта фондлары калган төбәкне өйрәнү шәһәр музее белән дә хәл ителмәгән мәсьәләләр бар. Юристлар кайбер әйберләрдә уртак фикергә килә алмый.

Татар мәдәниты һәм сәнгате үзәге ачылышы. Уртада Рәшит Бултачеев

Татар мәдәниты һәм сәнгате үзәге ачылышы. Уртада Рәшит Бултачеев

Музей үзе башка бинага күчерелде, әмма аның фондлары шушында беренче катта калачак, чөнки яңа урында аларны саклар өчен шартлар юк икән. Шуңа монда калдыруны сорадылар.

Хан мәчете ул бит ике катлы. Шулай итеп фондлар беренче катта булачак, ә гыйбадәт өчен икенче кат тотылачак.

Документ эшләре тәмамлангач бераз төзекләндерү эшләре булачак. Шуннан соң ачылыр дип уйлыйбыз”, диде ул.

Бу ике катлы бинаның 400 квадрат метр мәйданы бар икән. Әлеге мәчет Петр I карары белән җимерелгән була, аның бары манарасы гына калган.

“1700 елларда Екатерина патшабикә аны яңадан торгызырга боерык бирә. 1938 елда исә ул музейга тапшырыла”, диде Бултачеев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG