Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:59

Алабугада Тукай һәйкәле ачылды


19 декабрь Алабугада күптән көтелгән вакыйга булды. Берничә ай кичектерелеп килгәннән соң, ниһаять, шәһәрдә Тукай һәйкәле ачылды.

Алабугада Тукай һәйкәлен ачу шактый тыйнак узды. Бу тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуын көтсәләр дә, биредә хәтта шәһәр башлыгы Геннадий Емельянов та күренмәде. Моның сәбәбен хакимнең Казанга китеп баруы белән аңлаттылар.

Тантананы Алабуга шәһәре башлыгының беренче урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина ачты. Аның чыгышы барышында иҗат, сәнгать кешеләре Алабуга кебек борынгы татар каласында ачылган бөек татарга һәйкәл ачылу уңаеннан Тукай бүләгенә ия булучылардан йә татарын, йә урысының берсен генә булса да хөрмәтләп чакырып, сүз бирүләр булмавына үзара сөйләшкәндә борчылу, канәгатьсезлек тә белдерделәр.

Тантана барышы

Тантана барышы

Шушында ук, Казаннан Русиянең балалар хокуклары буенча Татарстандагы вәкиле Гүзәл Удачинаны башкаладан килгән зур түрә буларак зурлап тәкъдим итүләре, шундый түрә буларак урысча гына чыгыш ясавы, “исәнмесез, хәерле көн” дип тә әйтә алмавы шактый гаҗәпләнүләр тудырды. Казаннан шушы Алабуга халкы озак еллар буе көткән тантанага балалар хокукларын якларга тиешле, беркемгә таныш булмаган, бер авыз сүз татарча сүз әйтмәгән яшь кенә ханымның чыгышы аптыраулар тудырды. Гүзәл ханым урысчалатып кына, “Минем баламның Тукай әкиятләре буенча эшләнгән мультфильмнарны яратып каравы бик сөендерә”, дип тәмләп кенә сөйләде. Бәлки бу урында татарчалап, татар теленең аска тәгәрәве, баланың икетеллелеккә, шул исәптән ана теленә дә хокукы барлыгы турында да әйтергә теләгәндер. Ләкин көннең җилле, бераз салкынча да булуы әлеге сүзләрне әйтергә мөмкинлек бирмәгәндер, дигән уйларга этәрде.

Казаннан тагын бер зур кунак, язучы, депутат Разил әфәнде Вәлиев та бар иде. Ул барлык кыйтгаларда да Тукайны зурлауларына, һәйкәлләр куелуга, истәлек такталары беркетүләргә игътибарны юнәлтте.

Тукайга һәйкәл

Тукайга һәйкәл

Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүдовка сүз әйтү мөмкинлеге бирелде. Рәфыйк әфәнде “Шушы һәйкәлне булдыруда шәһәр җитәкчесенә Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен иде, дип теләдек. Бу һәйкәлне булдыруда шәһәр милли хәрәкәте зур көч куйды, башлап йөрде. Алабугада урыс кешеләренә һәйкәлләр болай да күп, әмма татар шәхесләре гел читтә кала, дип искәрттек, таләп-мөрәҗәгатьләр яздык. Ләкин эшне башкручылар башка кешеләр бит. Шулай да, теләгебез кабул булды, һәйкәл басып тора. Безнең атаклы кешеләребез әле бик күп, менә шуларның истәлекләрен мәңгеләштерү эшенә дә игътибарны бирәсе иде”, диде.

Шушы чыгыш барышында халык арасында “Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов Тукай һәйкәлен булдыруга караганда, аны булдырмас өчен күбрәк тырышты”, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде.

Шәһәр җитәкчеләре, язучылар

Шәһәр җитәкчеләре, язучылар

Тагын бер матур булмаган күренеш җыелган халыкның кәефен кырды. Инде һәйкәлне ачабыз, андагы япманы төшерәбез дигәндә, япма бәйләнгән баулар чалышынып, буталып бетте. Аннан бу баулар аны тотучылар кулыннан ычкынып, өскәрәк, Тукай аяклары янына менеп китте. Һәәйкәл япмасын ачучылар арасында Тукай аяклары биеклегенә сикерүчеләр, менә алучылар күренмәде. Ашыгыч рәвештә тантанада катнашкан мәктәп укучыларын чакырып, алар ярдәме белән һәйкәлгә куелган япма, ниһаять, ачылды. Монысын, бәлки, Тукай үзе шулай теләгәндер, дигән уйлар да калды.

Һәйкәлне Мәскәү скульпторлары Владимир Демченко һәм Александр Головачев эшләгән. Һәйкәлне ясау, куеласы мәйданны тәртипләү 10,1 миллион сумга төшкән. Шуның миллион ярым сумын "Прикамнефть" идарәсе биргән, калганы район-шәһәр казнасыннан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG