Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:39

19 декабрь Уфаның Сипайлово бистәсендәге "Сөт" кәһваханәсендә Башкортстан татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы узып баручы елга хисап мәҗлесе үткәрде.

Чара аулак өй сценарие буенча барды. Калфак чигеп утыручы кызлар янына күчтәнәчләр тотып, гармун тартып егетләр килә. Башта кызлар ялындырып ишекне ачмый тора, бераздан егетләр түргә уза. Кара-каршы җыр, күмәк биюләр башкарыла. Аннан соң чара табын артында дәвам итте. Катнашучы һәркем җырлап, биеп яки шигырь сөйләп үзенең бер “һөнәрен” күрсәтте. Чыгышларда узган елга йомгак ясалды. Агымдагы елда бакыйлыкка күчкән билгеле шәхесләр: гомер буе урын-җирдә ятып иҗат иткән шагыйрь Рәфис Мөхәммәтдинов, язучы Таһир Таһиров, шагыйрь Мөхәммәт Закиров, Башкортстанның халык җырчысы Шамил Хәмәдинуровның бакыйлыкка күчүе елның зур югалтулары дип искә алынды. Агымдагы елда “Ак калфак” оешмасын җитәкли башлаган Люция Вафина “Азатлык”ка фикерләре белән бүлеште.

– Люция ханым, сүзне оешмагызның тарихыннан башласагыз иде.

– Русиядә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы 1990 елны барлыкка килә, 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессы карары белән халыкара ассоциация итеп үзгәртелә.“Ак калфак” халыкара ассоциация статусы алгач, Башкортстанда аның төбәк бүлекчәсе төзелде. Башта аның белән танылган шагыйрә Дилә Булгакова җитәкчелек итте, соңрак Кифая Фазлетдинова рәис булды.

Динә Морзакаева (с) һәм Люция Вафина

Динә Морзакаева (с) һәм Люция Вафина

Оешма рәсми рәвештә 1997 елда теркәлгән. 2006 елда кабат теркәлү үткән. Мин документларны Юстиция министрлыгында һәм салым хезмәтендә яңадан тергездем. Чөнки сайлангач, аларны элекке рәис минем кулга бирмәде. Мине агымдагы елның февралендә узган конференциядә рәис итеп сайладылар. Устав буенча конференция һәр өч елга бер үткәрелергә тиеш булса да, соңгы дистә елда мондый чара уздырганнары булмаган.

– Сез җитәкче итеп сайланганчы республикадагы икенче татар хатын-кызлары оешмасы – “Сәхибҗамал” белән “Ак калфак” арасында мөнәсәбәтләр каршылыклы булды кебек?

– Хәзер без дустанә мөнәсәбәттә. “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе Динә Морзакаева белән аралашып, киңәшләшеп яшибез. Безнең бүлешер нәрсәбез юк. Бергә эшләргә килештек, “Дуслык” йортындагы бер бүлмәгә сыйдык.

– Уртак чаралар да уздыргансыз икән?

Кызлар кемузардан калфак чигә

Кызлар кемузардан калфак чигә

– Әйе. Калфак тегү һәм чигү түгәрәге ачтык, “Ихлас” мәчетендә Җинү көненә һәм Рамазан ае башлануга багышланган кичәләр уздырдык, шулай ук башка чараларда да бергә чыгыш ясадык.

– Рәис булып сайлануыгызга аз гына вакыт узса да, шактый күп чараларда катнашкансыз икән?

– Әйе. Кайберләрен искә алганда, “Ел укытучысы” республика конкурсында, “Татар теле – туган тел” бәйгесендә катнаштык. Туймазы районының “Кояшчык” балалар бакчасында “Без татарча сөйләшәбез, шигырь сөйлибез, җырлыйбыз hәм биибез” дип аталган бәйрәм үткәрдек. Шул ук районның Серафимовка урта мәктәбендә “Минем гаиләм татар телендә сөйләшә” конкурсы уздырдык. Шундый ук чараны Уфадагы 65нче һәм 84нче санлы татар гимназияләре, Борайның 2нче гимназия укучылары белән дә оештырдык.

Табынны алып баручы популяр җырчы Айрат Халиков

Табынны алып баручы популяр җырчы Айрат Халиков

Караидел районының Байкы-Юныс авылының 300 еллыгы уңаеннан узган чараларда катнаштык. Балтач районының Иштирәк авылында “Матур татар гаиләсе” дигән бәйгедә катнаштык. Тату гаилә, матур һәм күркәм йорт-ихаталары булганнарга бүләкләр тапшырдык. Бишбүләк районының “Ак калфак “ фольклор ансамбле белән берлектә Кыңгыр-Мәнәвез авылында “Бии итек-читекләр” дигән татарча дискотека уздырдык. Нефтекама шәһәрендә татар җәмәгатьчелегенең түгәрәк өстәлен оештырдык. Анда милли оешма вәкилләре, урындагы зыялылар катнашты. Чарада алда торган эшләр, проблемалар һәм аларны чишү юллары тикшерелде. Башкарган, катнашкан чаралар тагы да бар.

– Оешманың структурасын ныгыту эшләре һәм киләчәккә планнар белән дә таныштырмассызмы?

Аулак өй табынындагы милли ризыклар

Аулак өй табынындагы милли ризыклар

– Рәис булып сайлану белән, районнарда булекчәләр оештыру буенча эш алып барылды. Нефтекамада, Борайда, Бишбүләктә, Балтачта,Туймазыда “Ак калфак”ның җирле бүлекчәләре эшләп китте. Әлеге көндә Дүртөйледә, Чакмагыш, Кушнаренко, Кыйгы, Дуван, Кырмыскалы төбәкләрендә дә оешып эшләргә теләүчеләр бар. Якын араларда төбәк бүлекчәләре җитәкчеләрен чакырып, аларны укыту эшен оештырырга исәп тотабыз.

Оешмабыздан ике кыз Казанда калфак тегү һәм чигү курсларын тәмамлап кайтты. Аларның берсе Нефтекамадан, икенчесе Бишбүләктән. Бу кызларыбыз якын араларда үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга җыена.

Проблемалар җитәрлек. Мәктәпләрдә татар сыйныфлары, балалар бакчаларында милли төркемнәр ачу, гореф-гадәтләрне тергезү һәм саклау, саф татар гаиләләре төзүгә булышлык итү, кыскасы, башкарасы эшләрнең чиге юк. Шуңа бар татар оешмаларына да иңгә-иң терәп эшләргә дә эшләргә әле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG