Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов президент атамасыннан ваз кичү ихтималын таныды


Федерал һәм республика мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу. Казан, 20 декабрь 2014
Федерал һәм республика мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу. Казан, 20 декабрь 2014

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән ел ахырында үтә торган очрашуында узып баручы елга нәтиҗә ясады һәм киләчәккә дә күз салды.

Быелгы очрашуның зур өлеше, аңлашыла ки, икътисад мәсьәләләренә багышланды. Узып баручы елга нәтиҗә ясап Татарстан президенты республиканың бу елны икътисадта, кечкенә булса да, үсеш белән тәмамлавын ирештерде.

Илдәге финанс кризиска карамастан, Татарстанда барлык социаль програмнар да үтәлә, бердән-бер авыр барган эш – халыкны тузган торактан күчерү, ләкин бу – федерал програм, аның үтәлеше бездән генә тормый, дип аңлатты ул.

Валюта базарында туган вазгыятькә тукталып, Миңнеханов федералларның рубльне иреккә җибәрү карарын "ашыгыч карар" дип атады. Хәтта халыкара чикләүләр вә нефть бәясе төшкән шартларда да рубльнең болай түбән тәгәрәве өчен нигез юк иде, бер мизгелдә без халыкның рубльгә ышанычын югалттык, бу – иң яманы, дип ачынды ул.

Федерал һәм республика мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында узган очрашуда Миңнехановка президент атамасы турында да сорау бирелде.

Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Мәгълүм булганча, Татарстан президент атамасыннан әлегә баш тартмаган бердән-бер төбәк булып кала. Федерал хакимият 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап республика башлыкларын президент дип атауны тыя, янәсе, илдә бер генә президент була – Русия президенты. Дума депутатлары Татарстанга 2016 елга кадәр чыгарма бирү тәкъдиме белән чыкты, бу мәсьәлә әлегә тикшерелә.

Бизнес Онлайн журналисты Миңнехановтан шушы мәсьәләгә карашын сорады.

"Әгәр без хокукый дәүләт турында сөйлибез икән, без кануннарны үтәргә тиеш. Федерал праламент кабул иткән канунга күрә, президент атамасы Русиядә бер генә кешедә була ала. Шәхсән минем президент атамасына мөнәсәбәтем начар түгел. Ләкин федераль канун бар" диде Татарстан президенты.

Татарстанга 2016 елга кадәр президентлы булып калырга рөхсәт бирү тәкъдиме киләсе елда узачак президент сайлау белән бәйлеме, дигән сорауга Миңнеханов "Белмим, бу тәкъдимне мин ясамадым" дип кырт кисеп бу мәсьәләгә әлегә нокта куеп торды.

XS
SM
MD
LG