Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Фейсбукта Навальныйга теләктәшлек белдерү битен яптырды


Фейсбук челтәрендә Алексей Навальныйга теләктәшлек белдерү бите
Фейсбук челтәрендә Алексей Навальныйга теләктәшлек белдерү бите

Русиянең Роскомнадзор хезмәте Фейсбук челтәрендә Алексей Навальныйга теләктәшлек белдерү битенә керүне яптырды. Хезмәт вәкиле Вадим Ампелонский сүзләренчә, моны баш прокуратура таләп иткән. Әлеге биттә "киң күләмле рөхсәтсез чараларга" өндәүләр урнаштырылган диде ул.

15 гыйнварда Навальныйга мәхкәмә карары игълан ителү көтелә. Аңа теләктәшлек төркеме шул уңайдан төзелде. Шимбә киченә Фейсбук бите ябылыр алдыннан унике меңнән артык кеше 15 гыйнварда Навальныйны яклап демонстрациягә чыгарга әзерлек белдергән.

Төркем җитәкчесе Леонид Волков сүзләренчә, 20 декабрь кичендә бу биткә Русиядән кереп булмый башлаган.

19 декабрьдә Мәскәү мәхкәмәсендә прокурорлар Алексей Навальныйны ун елга, аның энесе Олегны сигез елга төрмәгә ябу карары чыгаруны сорады. Тикшерү белдерүенчә, бертуган Навальныйлар "Ив Роше Восток" ширкәтенең 30 миллионнан артык акчасын үзләштергән.

Навальныйларның тарафдарлары һәм адвокатлары бу эшне эзәрлекләү буларак бәяли һәм сәясәтләштерү дип белдерә. Навальный хәзер өй сагында, ә Олегка шәһәрдән китү тыелган.

XS
SM
MD
LG