Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Иске татар бистәсендә панк-клуб ачылды


Казанның Иске татар бистәсендә панк-клуб ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:44 0:00

Казанның Иске татар бистәсендә панк-клуб ачылды

Кабан күленә якын булганга күрә, клубка Hungry Boar (ач кабан) дип исем кушканнар.

20 декабрьдә Казанның Иске татар бистәсендә гадәти булмаган социо-мәдәни вакыйга булды. Мәрҗәни мәчете янындагы Зәйни Солтан урамында Hungry Boar (ач кабан) дип аталган панк-клуб ачылды. Оештыручылар анда төрле рок-концертлар уздырырга җыена. Ачылу сәбәбе белән үткән концертта исә Казанның 6 панк, метал һәм хардкор төркемнәре чыгыш ясады.

"Ач кабан" сәнәгать биналарының берсендә аскы катта урнашкан. Күрше бүлмәләрдә кондитер цехы. Коридорларда ак киемнәр кигән өлкән ханымнар һәм тату ясаган, тишек колаклы панклар йөри иде. Клуб кечкенә бар һәм музыкаль кораллардан торган, тәрәзәсе булмаган кечкенә бүлмәдән гыйбарәт. Мәйданы чикле булуга карамастан, беренче концертка якынча 60-70 кеше килгән. Кичәдә чыгыш ясаган төркемнәрнең музыкасы авыр һәм тиз ритмлы, күбесенең җырлаган сүзләре аңлашылып бетми.

XS
SM
MD
LG