Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:17

"Татар җыры" 15 еллык юбилеен уздырды


20 декабрь Казанның "Пирамида" концертлар залына 15нче тапкыр "Татар җыры" фестивале узды. Билетлар шактый кыйммәт торса да, бер меңлек тамаша залында буш урыннар юк иде диярлек.

Тамашачылар "Пирамида" концертлар залына бер сәгать алдан ук килә башлады. Җыр сөючеләр арасында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмаз Нәзиров, ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов бар иде.

Тамашачылар арасында концерт башланыр алдыннан урынын таба алмыйча газапланган Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинны танып була иде. Ул билет сатып алмаган иде булса кирәк, чакырдылар, диде. "Мин беренче тапкыр. Аерым ниндидер җырчыны яратам дип әйтә алмыйм, яшь җырчылар бармы икән дип кызыксынам", - диде ул безгә.

Татарстанның инвестиция-венчур фонды мөдире Айнур Әйделдинов Азатлыкка: "Татар җыры" 15 тапкыр уздырыла, мин шуның икесенә генә эләгә алмадым. Үзем дә җырларга яратам, аеруча татар халык җырларын. "Барс медиа"ның эшчәнлеген ихтирам итәм, алар да безнең кебек талантлы яшьләрне табып үстерәләр, ярдәм итәләр", - дип әйтте.

Тамашачылар арасында бу концертка йөрүне традициягә керткән Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов та күренде.

"Барс медиа"ның узып баручы елга нәтиҗә ясау концертына Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны да көттеләр. Икенче бүлеккә килергә тиешле булса да, ул күренмәде. VIP кунакларның иң дәрәҗәлесе – Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев.

Концертны Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров алып барды

Концертны Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров алып барды

Концерт 20 минутка соңлап башланды. Ут инсталяциясе белән сәхнәне терлечә бизәү, Казан күренешләрен күрсәтү “Татар җыры” концертының даими тамашачысына яңалык түгел, күбесе 15 еллыкка көтелмәгәнрәк, үзенчәлекле шаккатыргычлар булырмы дип сынап карады. Артык яңалык юк иде, әмма гадәттәгечә, тамаша "барслар"га хас булган югары профессиональлек белән оештырылган иде.

Концертны Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыйров алып барды. "Быелгы сценарийны ошаттым, мәзәкләр күп. Алар көн кадагына туры килә, барысына да кагыла", - диде безгә Айваз.

Мәзәкләр дә, җырчыларга әйтелгән теләкләр дә бүгенге доллар курсы, икътисади кризис тирәсендә булды. Җырчылардан да "Яшәсен Татарстан! Татар президентлары булганда гөрләтеп яшибез әле!"- дигән шигарләр еш яңгырады.

Беренче бүлектә танылмаган җырчылар күп иде, шуңа беренче бүлек авыррак барды. Кайчак алып баручыларга алкышлауны сорап алырга туры килде. Беренче бүлектә чыккан бер Ильвинаның чыгышында гына халык үз ихтыяры белән кул чапты.

Сәхнәдә Фирдүс Тямаев

Сәхнәдә Фирдүс Тямаев

Талгын җырлар һәм бертөрлеклектән арыган тамашачы залын бары тик Фирдүс Тямаев кына уята алды. Аны 2014 елның иң популяр автор-башкаручысы дип игълан иттеләр. Тамашачылар арасында Фирдүскә кушылып җырлаучылар да байтак иде. Аның биегәненә халык шашып кул чапты. Бер яшь җырчыга да рөхсәт ителмәгәнне Фирдүскә ике җыр башкарырга мөмкинлек бирелде.

Биеп җырлаган Фирдүснең энергетикасына Миңтимер Шәймиев та түзә алмады – җыр дәвамында алкышлап утырды. Җыр арасында Фирдүс “Мишәрләр, алга!", "Нурлат, давай, вперед!" дигән сүзләр кыстырып дәртләндергәнгә халык сызгыртып аңа кушылды. Як-ягына аптырап караган бер тамашачы моңа аптырып: "Залда 90 процент мишәрләр шикелле", - дип ирексездән ул да алкышлаучыларга кушылды.

Фирдүс Тямаев үзенең популярлыгын аңлата алмый, әмма канәгать булуын яшерми. "Бер генә җыр башкарырга тиеш идем, капылт кына икене җырлыйсың диделәр. Нурлатка машина җибәреп, киемнәр алып чак өлгереттек. Белмим дә инде, менә мин ничек бар, шулай: сәхнәдә дә, тормышта да бер үк кешемен. Авылдагы самимилек сакланганмы икән? Шуңа үз итәләредер дип уйлыйм. Тамашачыларны яратам, алар да ихлас бит. Нурлат дип кычкырганга башкалар үпкәләмәгәннәредер дип уйлыйм. Туган, әлеге вакытта яшәгән урыным бит ул. Кризис дип тормаганнар, халык шыгрым тулы. Өч миллион бурычым бар, дөньялар 1998 елда кебек үзгәрсә, азат булыр идем, ичмасам. Өстемәдеге кәчтүм дә кыйммәт", - дип аралашты ул безнең белән.

Ләйсән Гимаева һәм Булат Бәйрәмов

Ләйсән Гимаева һәм Булат Бәйрәмов

Күлмәк дигәннән, Гүзәл Уразовадан күлмәге турында сорашкач, ул ялтыравыкларны, җете төсләрне яратканын әйтте. Күпмегә төште дип кызыксындык. "Сер булып калсын!"- дип нәзакәтләнде, барысы да әйтте, сез генә яшерәсезмени дигәч, "20 мең сумнан артык дип языгыз" дип әйтеп салды. Сүз уңаеннан, сорашканнарның берсе дә күлмәк, кәчтүм бәяләрен әйтергә теләмәде.

"Татар җыры" байлар концерты дип санала, "Татнефть" , "Казаньоргсинетез" тирәсендә, Татарстан хөкүмәтендә, Татарстан Дәүләт шурасы тирәсендә эшләүчеләр генә бирегә акчасын кызганмыйча килә ала дигән фикер бар. Әмма тамашачылар арасында ак яулыклы әбиләр дә шактый иде. Мамадаштан килүче Рузалия апа концертка билетны улы бүләк иткәнен әйтте. "9 меңлек билетлар сатылган рәттә утырабыз. Кыйммәт инде, сеңлем, күңел бераз кытыклана, әмма тамаша матур гына бара үзе. Тик артык чишенгән кызлар өчен генә бераз оялам. Килешми. Аннары җанлы концерт дигәннәр иде, фонограммага җырлаучылар да бар бит", - дип сөйләде ул.

Сүз уңаеннан, матбугат конференциясендә оештыручылар "Татар җыры"нда фонограмма кулланмаячак диделәр. Шулай ук җырчылар инструменталь ансамбль белән чыгыш ясаячак дип сөйләделәр. Әмма вәгъдәләрен тулысынча үтәмәделәр.

Миңтимер Шәймиев котлавы

Миңтимер Шәймиев котлавы

Икенче бүлек Миңтимер Шәймиевның котлавы белән башланды. Ул "Барс медиа" эшчәнлеген мактады. "Дөньяда өч татар калса да, алар күкрәк кага-кага мин татар дип җырларлар иде, мөгаен. Татарга юнәлеш бирсәң, башлангыч чорында ярдәм итсәң, вакытында мактасаң, безнең милләт әллә ниләр булдыра ала! 15 ел дәвамында эшләү – зур казаныш. Бертуган Камил белән Марат Гәрәевләргә зур рәхмәт. Алар башлаган эшләрен үстерә алды. Татар өчен моңны саклап калу мөһим. Бездә йөрәк аша сызланып язылган җырлар да, шатлык мизгелләрендә туган җырлар да бар. Кеше җырламыйча яши алмый", - дип Миңтимер Шәймиев "Барс медиа" ширкәтенә Татарстан президенты исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды, ә Марат Гәрәевкә Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе исеме бирелүен игълан итте.

Татарстан дәүләт киңәшчесе сәхнәдән китәргә ашыкмады, "Бабайлар күп сөйли инде ул", - дип сүзен алып баручыларны мактап дәвам итте. "Айваз? Син кайда? Менә мин тамашаны өстән карап утырам да уйлыйм: сиңа чыдамлыгың өчен "Чын ир-егет" номинациясен бирер идем, - диде ул Гөлназ Сәфәрованың Айваз белән төрттереп сөйләшүенә ишарә ясап. - Ә син, Гөлназ, егетләргә таләп куя белә торган, аларны үсендергән, үз фикерен әйткән чибәр татар хатын-кызларын чагылдырасың. Гомумән, гаҗәпләнеп утырам, безнең кызлар сәхнәдә җырламыйча борылып китсәләр дә, бөтен номинациядә җиңүче дип игълан итәрлек!" Бу сүзләргә тамашачылар гөрләтеп кул чапты. Шәймиевне аягүрә басып озаттылар.

Беренче бүлектә бүгенге хитлар яңгыраса, икенчесендә соңгы 15 ел эчендә озак еллар популяр булган җырлар гына яңгырады. Мәсәлән, "Айфара" төркеме "Ак каен" җырын башкарды, Рөстәм Закиров "Картайма әле, әнкәй" җырын җырлады.

Вәсилә Фәттахова җырлый

Вәсилә Фәттахова җырлый

Вәсилә Фәттахова интернациональ җырга әйләнгән "Туган як"ны башкарды. Бу җыр шулкадәр кеше күңеленә кергән, ритмнар башлану белән барысы да кул чабып кушылып җырлый башлады. "Туган як" мине танытты, ул бик гади җыр һәм шул гадилеге белән алырды да. Үзем аны, бәлки, җырлап туйганмындыр, әмма тамашачы мине шул җыр белән ассоцияцияли, "Туган як"ны җырлавымны ишетәсе килә. Каршы килә алмыйм", - дип сөйләде безгә Вәсилә Фәттахова.

"Татар җыры"ның көтелмәгән кунагы – Идрис Газиев. Тамашачыларга аның чыгышлары тансык. Сәхнәдә берүзе булса да, ул тавышын төрлечә уйнатып, хисләнеп җырлап үзенә бер аерым тамаша күрсәтә.

Раяз Фасыйхов "Ярат әле", ә Гүзәл Уразова "Туган авылыма" җырлары белән чыгыш ясадылар.

Концертта Зәйнәп Фәрхетдинова чыгыш ясаса, димәк, концерт тәмамлануга таба бар дигән сүз. Ул "Авылым хәтирәсе"н башкаргач, Айдар Галимов фанатларын "Син – минем җанымның яртысы" белән куандырды. Хәния Фәрхигә "Әлдермешкә кайтам әле" җырын кушылып җырладылар.

Концертның хедлайнеры Салават булды. Ул башта "Салкын чәй"не башкарды, аннары бераз халыкка мәзәк сөйләп шаярып алды. "Концерт башланганчы борчылдым, тамаша озын, мин чыкканчы таралып бетәрләр дип уйладым. Кризис бар җирдә дә сизелә. Менә "Алтын барс" сынын бирәбез диләр, барсы бар, алтыны юк (быелгы сыннар үзгәргән, барс сыны пыяла эчендә ясалган). Элек Яңа ел алды күчтәнәче дип шампан шәрабы, тәм-томнар белән тутырылган пакетлар тараталар иде, быел катык бирделәр. Раяз Фасыйховка шифаханәгә юллама бүләк иттеләр, ә ул инде сәхнә артында аны ярты бәягә сатам дип тәкъдим итеп йөри. Әмма Русиядә ни генә булмасын, Татарстан авырлыкларны җиңеп чыгачак!" – диде ул.

Салават "Мин яратам сине, Татарстан!" җырын башкара

Салават "Мин яратам сине, Татарстан!" җырын башкара

Концерт Салават башкаруындагы "Мин яратам сине, Татарстан!" җыры белән тәмамланды. Җыр башлану белән беренче булып Миңтимер Шәймиев басты, ул Салаватка кушылып җырлады, рәсми булмаган гимны барысы да аягүрә басып тыңлады.

Икътисади кризис сәбәпле "Алтын барс" сыннарының кыйммәте кимемәгән. Бу турыда безгә "Алмаз холдинг" акционерлар җәмгыяте директоры Фәрит Гомәров сөйләде. Аның сүзләренчә, ул формасын гына бераз үзгәрткән.

"Алтын барс" сыннарын эшләтү күпмегә тешкәнен әйтмим, Гәрәевләрдән сорагыз, әмма алар чын алтыннан. Кризис дип аларны эшләми калмадык. Быел ул бераз гына үзгәрде. Истәлек итеп безнең өйдә бу сын саклана. Икътисади кризис безгә кагылмады, җитештерү бара, берсен дә кыскартмыйбыз, хезмәт хакларын киметмәячәкбез.

Ялгышмасам, Федор Достоевский әдәбият, җыр сәнгате сакланып калса, кешелек дөньясы да юкка чыкмый дигән. Мин дә татарның сәнгатен үстерүгә өлеш кертә алам икән, шатланам гына. Ярдәм итә алганыма куанам, чөнки бу күңелгә рәхәтлек бирә. Сәнгать кешеләре арасыннан ярдәм сорап килүчеләр бар, кулымнан килгәнче булышам. Татар меценатлары күп түгел, аларны тәрбияләргә кирәк. Ел саен хатыным белән концертка киләбез, күңел белән ял итеп кайтып китәбез. Мин бик канәгать, барысы да шәп җырладылар”, - дип сөйләде Фәрит әфәнде.

Көндезге дүрттә башланган "Татар җыры" концерты кичке тугызда тәмамланды. Тамаша live.tmtv-online.ru сайты һәм TMTV каналы аша җанлы рәжимда трансляцияләнде. Оештыручылар әйтүенчә, "Татар җыры"н җанлы эфирда ике миллионнан артык кеше караган. Телевизион каналны караучыларның күпчелеген Татарстан белән Башкортстан тамашачысы тәшкил иткән. Интернет сайт аша караучыларның 40 проценты чит ил кешеләре булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG