Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:53

"Түрәләр Мәскәүдән куркып милли тәрбияне ата-ана җилкәсенә салмакчы"


Сулдан уңга: Тәлгать Әхмәдишин, Фаик Таҗиев, Әмирхан Евграфов, Дамир Шәйхетдин

Сулдан уңга: Тәлгать Әхмәдишин, Фаик Таҗиев, Әмирхан Евграфов, Дамир Шәйхетдин

19 декабрьдә Чаллыда милли хәрәкәт вәкилләре милли мәгарифкә багышланган фикер алышу үткәрде. Анда шәһәр мәктәпләрендә татарча укытуның торышы тәнкыйть ителде, бу юнәлештә алгарышны булдыру өчен тәкъдимнәр әйтелде.

Русиядә урыс булмаган халыкларга теге яки бу мөнәсәбәтне белдерүдә Дәүләт думасы депутаты, ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновскийга зур урын бирелә. Ул еш кына милли республикалардагы мәктәпләрдә җирле халык телләрен урысларга да өйрәтүне тәнкыйтьләп чыга. Әлбәттә, Жириновскийның тәнкыйте, милләтләргә каршы сүзләре кемдер белән чәй яки каһвә эчеп утырганда гына әйтелми, Русиянең югары мөнбәрләреннән яңгырый. Әйтик, узган елның сентябрь аенда ул мәктәпләрдә җирле телләрне урыс балаларына мәҗбүри укытуны тыярга тәкъдим итеп, мондый белдерү ясаган иде:

"Русиянең бар территорясендә дә башка телләрне мәҗбүри укытуга беркемнең дә хакы юк. Монда иреклек булырга тиеш. Шундый җирләр бар, мәсәлән, Мордовия, беренче сыйныфтан яки балалар бакчасыннан ук урыс балаларын җирле телне өйрәнергә мәҗбүр итәләр. Моны тыярга кирәк. Чөнки дәүләтне барлыкка китерүче (государствообразующий) халык булып Русиядә урыслар тора."

Быелның 12 ноябрендә шушы ук Жириновский, Дәүләт думасы депутаты, “Хөкүмәт сәгате”ндә чыгыш ясаган вакытта “Җирле телләрне өйрәтүне мәҗбүриләүне тыярга вакыт. Кирәк икән, моны Русия президенты аша эшләргә кирәк. 100 чакрым киткәч, бу тел бетә. Нигә аны өйрәнеп торырга?” дип белдерде. Шушы белдерү буенча БТИҮ президиумы исеменнән Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин исеменә шушы арада гына хат юлланды. Анда "Жириновский чыгышы провакациягә китерә, милләтара ызгышлар тудыра" диелә. Шулай ук Жириновскийны аерым бер вакытка думада тавыштан мәхрүм итү, аңа карата милләтара низаг тудыруда җинаятъ эше ачу таләбе дә бар.

Шушы вазгыятьтә Чаллы милли хәрәкәте вәкилләре шәһәрдә татар телендә укыту мәсьәләсен даими күтәреп, кайбер чаралар да үткәреп тора. Чаллыда узган сөйләшүдә Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев, Бөтендөнья төрки яшьләре берлегенең шәрәфле президенты Тәлгать Әхмәдишин, “Азатлык” татар яшьләре оешмасы әгъзалары Дамир Шәйхетдин, Әмирхан Евграфов катнашты.

Сөйләшү барышында шәһәр мәктәпләрендә татарча укытуның торышы тәнкыйть ителде, бу юнәлештә алгарышны булдыру өчен тәкъдимнәр, фикерләр дә әйтелде. Болар барысы да җыелышта кабул ителгән резолюциядә чагылыш тапты. Резолюциянең эчтәлеген җыелыш рәисе Тәлгат Әхмәдишин бәян итте. Ул әлеге резолюция күчермәләрен Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга юллаячакларын да белдерде.

Чаллы милли хәрәкәт вәкилләренең милли мәгарифкә багышланган фикер алышу резолюциясе

Фикер алышу барышында Дамир Шәйхетдин, мәсәлән, үзенең баласының балалар бакчасында татар төркеменә йөрүен, алдагы беренче сентябрьдә мәктәпкә барачагын искәртте. “Мәктәпләрдә аны татарча белем бирелми торган дәресләр, татарча укытмый торган укытучылар көтә. Без моңа каршы. Татар һәм урыс-татар статуслы мәктәпләрдә тулысынча татарча укыта торган сыйныфлар булырга тиеш. Балалар бакчасында татар төркеменә йөргән бала мәктәпкә килгәч, аның өчен милли тәрбия, белем алу чылбыры өзелә. Югары уку йортлары турысында әйтеп тә торасы юк. Милли тәрбия бирүдә мәктәп төп учак булсын. Ә кайбер түрәләр ул тәрбияне ата-ана җилкәсенә салмакчы була, бу дөрес юнәлеш түгел, бүгенге мәгариф баланы надан калдыру юнәлешендә эшли”, дигән борчылуын белдерде.

Әмирхан Евграфов үз гаиләсендә бары татарча гына сөйләшүләрен билгеләп китте. “Күпчелек гаиләдә йә әти, йә әни урысча сөйләшкән була да, бар гаилә шушы телгә күчә. Биредә бала татарча тәрбия алмый. Татар ата-аналарына шушы хәлләрне дә яхшылап аңлату эшен башлыйсы иде”, дигән теләкләрен җиткерде.

Татарлар арасында “мәгарифтәге бүгенге вазгыятькә урыс түрәләре түгел, татарлар үзләре гаепле”, дигән гыйбарәләрне еш ишетергә туры килә. Без шушындый фикерләргә җавап бирүен сорап Фаик Таҗиевка мөрәҗәгать иттек.

“Бу юнәлештә Татарстан түрәләрен генә түгел, татар ата-аналарын да гаеплиләр. Ул ата-аналар, әби-бабайлар теге заманнарда ук урыслашкан инде. Алар моны белә, шуңа бу ата-анага таяналар да. Андыйлар урысча укытуның нинди хәлгә китерүен белми дә. Русия түрәсе белән Татарстан түрәсе бу очракта бер дәрәҗәдә гаепле. Русия түрәсе күбрәк гаепле, чөнки анда хакимият өстенлеге бар. Аларда бит милли стратегик институтларга кадәр эшли. Урыс хакимияте гомумән татар телен бетерергә омтыла. Урысча гына сөйләшә торган, бәлки барысын да чукынган итеп тә, бер масса ясап күз алдына китерә.

Гаепне кемнән эзләргә? Татарстан түрәсенә Русия хакимияте басым ясый. Ә Татарстан хакимияте “безне шулай Мәскәү басым ясап эшләтә”, дип әйтми. Боргалана-боргалана әти-әнине гаепләргә керешә. Ә ана телендә белем алу хокукы Русия Конституциясенең 26нчы маддәсендә каралган. Анда Русия гражданнарының үз телләрендә белем алырга, иҗат итәргә хокуклы булулары әйтелә. Моны мәктәп тә, ата-ана да бозарга хокуклы түгел. Монда Татарстан түрәләре дә татар халкы хокукларын яклый торганнардан түгел. Алар Русия күләмендә зур тамашалар уздыра, әмма татар хокукын яклау юк”, диде Фаик әфәнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG