Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Open Space Market дизайнерлар ярминкәсе узды


Казанда Open Space Market дизайнерлар ярминкәсе
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Казанда Open Space Market дизайнерлар ярминкәсе

20-21 декабрьдә Казанда Open Space Market дип аталган дизайнерлар ярминкәсе узды. Төрле өлкәләрдә эш иткән дизайнерлар һәм осталар бер залда очрашты.

Ярминкәдә төрле кием тегүчеләр, бәйләүчеләр, күнчеләр, балта осталары һәм башка иҗади, креатив катлам вәкилләре казанлыларга үз тауарларын тәкъдим итте.

Кварталга бер була торган әлеге чара элек Sunday Up Market дип атала иде. Ул Русиянең төрле шәһәрләре буйлап уза. Аны Казанлылар франшиза аша үткәреп килде. Хәзер исә җирле дизайнерлар дилбегәне үз кулына алып үз брендын корган - Open Space Market. Ярминкәнең форматы якынча шул ук калачак, ди оештыручылар.

Биредә төрле өлкәдә иҗат иткән һәм эшләгән дизайнерлар һәм эшмәкәрләрне күрергә була. Бер киштәдә - бәйсез китап нәшрияты әдәбияты, икенчесендә граффити буяулары, өченсендә Уфадан килгән казакъ чапаннары. Шулай да күпчелек кием дизайнерларын күрергә була.

Чара кысаларында шулай ук ризык ярминкәсе, мастер-класслар һәм DJ-лар чыгышы булды.

XS
SM
MD
LG