Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте террорчылык һәм экстремизмга чакырган ММЧга зур күләмдә штрафлар кертергә тәкъдим итә


Русия хөкүмәте террорчылык һәм экстремизмга чакырган, көч куллану һәм рәхимсезлек культын пропагандалаган массакүләм мәгълүмат чараларына зур күләмдә штраф (бер миллион сумга кадәр) кертүне тәкъдим итә. Шул ук вакытта “көч куллану һәм рәхимсезлек культы” ничек билгеләнәчәге канунда аңлатылмый.

19 декабрь көнне канун өлгесе Русия дәүләт думасына кертелгән. Документка аңлатмада канунны кырыслату сәбәпләре аңлатылмый, бары тик аның “массакүләм мәгълүмат чарасының иреклегеннән файдалану”га каршы әзерләнүенә басым ясала.

“Массакүләм мәгълүмат чарасы” турындагы канунда экстремистик материалларны тыю турында инде билгеләмә бар. Шунда ук җәза да билгеләнгән: андый әйтелгәнчә, язмаларны бастыручы массакүләм мәгълүмат чараларының эше туктатылырга мөмкин.

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Михаил Федотов хөкүмәт тәкъдимен дөрес дип саный, әмма хәзерге кануннан экстремистик материаллар өчен җаваплылык алынырга тиеш дип әйтә, чөнки икеләтә җәза Русия Конституциясенә каршы килә. Шул ук вакытта “Сова” үзәге башлыгы Александр Верховский РБКка әйтүенчә, зур күләмдәге штрафлар казна тутыру өчен яхшы мөмкинлек була ала.

XS
SM
MD
LG