Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Башнефть” акцияләрен кулга алу карары гамәлдән чыгарылды


Мәскәү арбитраж мәхкәмәсе Русия баш прокуроры беренче урынбасары Александр Буксманның мөрәҗәгатен канәгатьләндереп, “Башнефть” акцияләрен кулга алу турындагы карарны гамәлдән чыгарды.

Элегрәк "Система" җитәкчесе Владимир Евтушенковка башкалар җинаять юлы белән тапкан мөлкәтне юуда гаепләү белдерелгән иде. Тикшерү Евтушенков ягулык-энергетика комплексы активларының урланганлыгын белә торып Башкортстанның элекке президенты улы Урал Рәхимовтан сатып алган дип саный.

Баш прокуратура Мәскәү арбитраж мәхкәмәсенә “Башнефть” акцияләренең 71,6%ын “Система”дан алып дәүләт файдасына бирү таләбе белән чыкты һәм бер айдан соң мәхкәмә аны канәгатьләндерде. “Система” әлеге карарны шикать итмәде һәм 9 декабрьдә “Башнефть” акцияләре Росимуществога күчте.

XS
SM
MD
LG