Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:39

Доллар уйный. Әле өскә таба сикерә, әле аска. Доллар уйный, дим инде, безгә бит шулай дип өйрәттеләр. Аны рубльнең бәясе төшеүен түгел, нәкъ менә долларның шулай сикергәләвенә ишарә итәләр иде.

Кичтән ятканда бер доллар бәясе 52 булса, иртән торуга 70кә менүенә көн саен шәһит булмаячаксың. Җитмәсә, Facebook битендә Гамил Нур (Казандагы журналист – ред.) чит илдә эшләүче журналистларны бераз чеметеп алган.

Русиядәге бүгенге икътисади тотрыксызлык 1998 елгы вакыйгаларны искә төшерде. Ул чакта мин Азатлыкның Прага бюросында эшләп кайткан гына идем. Кайтып китер алдыннан хезмәт хакын алып өлгермәдем, акчамны Казанга җибәрделәр. Хезмәт хакын алу көннәрем теге “кара дүшәмде”гә туры килде. Кулда 900 доллар, ә ипи алырга да, транспортта түләргә дә акча юк.

Тулай торакта калдырып китәргә куркам, барлык сумма үзем белән йөри. Доллар бәясе көн саен арта, бүген генә 15 сум иде, иртәгәгә 17гә менә, киләсе атна 20 сум. Булган 900 долларны бүген генә алыштырасы килми. Учыма бөгәрләп тоткан йөзлек белән үзәктәге бер банктан икенчесенә чабам. 100 долларны тулаем алыштырабыз, әмма иллегә ваклымыйбыз, диләр. Банкларның ишек төбе янына, касса тирәсенә ниндидер ир-ат җыела, теләгән кадәр сумманы алыштырып бирәбез, долларыңны миңа сат, дип кенә торалар. Боларыннан бөтенләй дә куркам инде, миңа ул вакыт 21 генә яшь бит.

Кайбер банкта юньле генә күренгән курс белән 100 долларны алыштырып алам. Байлык инде. Әмма кергән акча, учтагы ком кебек бик тиз юкка чыга. Мин Прагага эшкә киткәндә доллар 6000 сум тора иде. Нәзифә апа (Азатлык хәбәрчесе – ред.) Мәскәүдән килгәч, безгә “кыскартылган” рубль – 5 сумлык тәңкә күрсәтте. Кызык иде. Имеш шушы тимер бер долларга якын тора.

Минем Русиягә кайтып торган чаклардагы иң кыйбат доллар шул вакытларга туры киләдер могаен. 2010 елда Лос Анжелестан Казанга кайтып бер ел яшәдек. Теге кризистан соң доллар бәясенең иң түбән төшкән чоры шул елларга туры килә. Без кайткан вакытка 30 сумга якын торган доллар бәясе 24 сумга төште, ел буе шулай торды да, без китүгә тагын күтәрелеп, 30 сумны да узып китте.

Быел көз, рубль бәясе тәгәри башлагач кабат Уфага, Казанга кайтырга туры килде. 50 сумга җитеп килгән доллар 40 тирәсенә тәгәрәп төште дә, катты, мин киткәнче күтәрелә алмады. Соңгы алыштырганымда 40 сум белән саттым американ акчасын. Әмма курс минем киткәнне генә көткән диярсең, очкычка утыруга тагын өскә үрмәләде. Менә хәзер доллар курсының артканына карап утырам.

Әллә соң, җыенып Русиягә кайтып килергәме? Эльвира Нәбиуллинага (Русиянең үзәк банкы рәисе – ред.) ярдәм кирәк шикелле. Миннән башка рубль аякка баса алмаска охшаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG