Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә үткән Яңа ел бәйрәмендә туган тел кимсетелде


Бәйрәмгә килгән татар төркеме балалары
Бәйрәмгә килгән татар төркеме балалары

Мәскәү татарларына мәдәни үзәк кайтарылып, милли мәдәни мохтарият төзелгәннән бирле ел саен балалар өчен татарча Яңа ел бәйрәме уздырыла иде. Мәдәни үзәкнең яңа хуҗалары быелгы бәйрәмдә туган телгә әллә ни игътибар бирмәде.

Быел да мәдәни үзәкнең яңа хуҗалары балалар өчен Яңа ел бәйрәмен оештырганнар. Алар әле бу бәйрәмне беренче тапкыр гына үткәрәләр. Мәдәни үзәк бәйрәмчә киенгән, тамаша залы уртасына түшәмгә башы тиярлек матур бизәлгән зур гына чыршы да куелган. Килгән халык та бик күп иде быел. Балалар гына да 200дән артык иде. “Пышка” фирмасы әзерләгән милли ашлар белән тулган өстәлләр дә, бизәнү әйберләре сатучылар да бар иде. Тик менә татар мәдәни үзәгендә кызганычка каршы,татар моңы да, татар музыкасы да яңгырамады дип әйтерлек бу бәйрәмдә.

Әле тамаша башланганчы килгән балаларны русча клоуннар уйнатты. Ә инде халык тамаша залына кергәч тә программада тел ягыннан әллә ни үзгәреш күренмәде, барысы да рус телендә рус җырлары белән дәвам итте.

Кыргызлар төркеме
Кыргызлар төркеме

Быел башка елларга караганда бәйрәмгә күпчелек татарлар түгел, башка милләтләр килгән иде. Бер яктан сөенечле – биредә кыргызлар, казакълар, башкортлар, чуашлар – гомумән төрки халык вәкилләре күпчелек иде. Ләкин шунысы кызганыч, аларның программасы да бары тик рус телендә барды. Бу тикле кыргызларның әле бу бинада булганнары юк иде. Алар милли киемнән күпчелек булганнга бигрәк күзгә ташланды. Мин аларның җитәкчеләре белән сөйләшеп, ничек биредә бәйрәмгә катнашырга уйладыгыз, бу мәдәни үзәк турында кайдан белдегез, дип сораштым.

Борылча Торубекова исемле ханым үзен Мәскәүдә оешкан "Кыргызстан хатын кызлары һәм балаларын яклау фонды" җитәкчесе дип танытты. Балаларны һәм хатын-кызларны яклаучы ул фондның исеме "Кыргызстан оялдары" дип атала икән.

Үзбәкләр төркеме
Үзбәкләр төркеме

"Мәскәүдә ялгыз аналар да, ярдәмгә мохтаҗ булган балалар да мигратлар арасында бик күп, без аларның берсен дә онытмый картотекага теркәп барабыз. Минем исемлектә хәзер Мәскәүдә яшәүче 873 бала теркәлгән. Без аларның хәлләрен белеп, тормышларына ярдәм дә итәбез. Бирегә шуларның 50 алып килдек. Без биредә әле беренче тапкыр гына. Көз айларында бу йортта төрки халыклар фестивалендә катнашкан идек, шуннан танышып киттек. Менә безне бу бәйрәмгә чакырдылар. Без дә буш кул белән килмәдек, чыгыш ясыйбыз, бүләкләребез дә бар. Безгә дә бүләк бирәчәкләр дип ишеттем. Мин үзем 30 ел инде Мәскәүдә яшим, минем өч балам бар. Без балалар өчен бәйрәмнәр оештырабыз. Элегрәк без ВДНХдагы “Кыргызстан” павильонында идек. Хәзер инде безне аннан чыгардылар. Ләкин безнең дусларыбыз күп, ярдәм итүчеләр дә бар, эшебез дәвам итә", диде Борылча Торубекова.

Башкортлар төркеме
Башкортлар төркеме

Бәйрәмдә катнашкан икенче зур оешма - анысы башкортлар төркеме иде. “Ак тирмә” дип аталган төркем белән аның җитәкчесе Гөлсинә Батыршина таныштырды. Алар Башкортстан вәкаләтле вәкиллеге каршындагы “Якташлар” оешмасы вәкилләре икән. "Безнең төркемгә әле бер ел да юк. Шулай булса да без быел Сабан туенда да катнаштык, биредә узган Төрки халыклар фестивалендә дә чыгыш ясадык. Әле Башкортстанда фольклор төркемнәр фестивалендә катнашып лауреат булып кайттык. Безнең эшчәнлек күпкырлы. Без Башкортстан язучылары, композиторлар, рәссамнәр белән дә очрашулар уздырабыз. Вәкаләтле вәкиллек безгә бүлмә дә бүлеп бирде, ярдәм итеп тора", диде Гөлсинә ханым.

Кыш бабай һәм Кар кызы белән
Кыш бабай һәм Кар кызы белән

Кыргызлар, башкортлардан башка үз программалары белән үзбәкләр, чуашлар да чыгыш ясады. Ә менә инде татарларга килгәндә аларга чыгышны иң ахырдан куйганнар иде. Бәлки татарлар башлап җибәреп, кунакларны татарлар тәкъдим итәргә кирәк булгандыр. Ни дисәң дә, мәдәни үзәк әле татарларныкы санала. Ләкин бу бәйрәмдә татарлар тыйнак кына кунаклар булды. Биш алты баладан торган балалар бакчасы төркеме, мәдәни үзәктә бию белән шөгыльләнә торган 4 кызның чыгышын әйтергә була. Инде җитәкчесе күп ялынганнан соң гына, 10 елдан артык инде мәдәни үзәкнең күрке булган “Шатлык” төркеменә дә бер генә җыр җырларга рөхсәт иткәннәр.

Менә мәдәни үзәктә шундый хәлләр. Кем урамында булды ул бәйрәм дип сораганда, татарлар урамында түгел шул, дип әйтәсе килә. Әгәр дә башка төрки милләт вәкилләре үз телләрендә чыгыш ясасалар, ул үзенә күрә берләштерү көче булган бәйрәм төсе алыр иде. Ләкин бу бәйрәмдә туган телләргә урын булмады.

Тамашага килүчеләр
Тамашага килүчеләр

XS
SM
MD
LG