Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:05

Русиядә бер генә мөфти була аламы дигән сорауга белгечләрнең карашлары төрле. Берәүләр моны хуплый, икенче берәүләр бүгенге вазгыятьтә булмастай хәл икәнлеген әйтә.

Русиядә бер генә мөфтият булырга тиеш йә булмаса мөфтиләрне берләштерү кирәк дигән сүзләр әледән-әле ишетелгәләп тора. 6 декабрьдә Казанда "Татарстанның эшлекле партнерлары" форумы вакытында да мөфтиләрне берләштерәсе иде дигән фикер яңгырады. Галимә, Коръәнне тәрҗемә иткән Валерия Порохова да элегрәк, русияләргә үрнәк алу кирәклеген күз алдында тотып, күп мөфтиләр булу гарәп илләре өчен ят күренеш икәнлеген әйтеп узган иде.

Русиянең Европа өлеше мөселманнары диния идарәсе Русия мөселманнары диния идарәсе итеп үзгәртелер алдыннан да әлеге идарә вәкиле Дамир Мөхетдинов Азатлыкка, үзләренең оешмаларын күз алдында тотып, "алга таба, мөселманнарның бердән-бер диния нәзарәте генә булсын дигән теләкләре туса, андый мәсьәлә дә күтәрелергә мөмкин" дигән иде.

Бүген Русиядә 80нән артык диния идарәсе һәм шуның кадәр үк рухани лидер да бар. Бер-берсенә карата тәнкыйть сүзләренең ишетелгәләп торуы, бер эшне икенчеләрнең хупламавы дини бергәлек юклыгына ишарәли. Төрле проблемнарны чишкәндә, мисал өчен, Мәскәүдә булсын йә Русиянең башка каласында мәчет төзелеше мәсьәләсен күтәргәндә, мөселманнар хаксызга рәнҗетелгәндә һәм җәзаланганда, барлык мөселманнарның уртак фикере бер дини лидер авызыннан яңгыраса файдасы булмас иде микән? Әллә бу булмастай хәлме?

Азатлык Русиядә бер генә мөфти һәм бер генә дини идарә булып, барлык мөселманнар да аның тирәсендә берләшә аламы дигән сорауга җавап эзләде.

"Татарстан нәзарәте тирәсендә берләшергә мөмкин"

Чуашстан мөселманнары диния идарәсе һәм Мәскәү мөфтияте рәисе Әлбир Крганов Русиядә бер генә мөфти булуны хуплый һәм мөфтиятләр Татарстан диния нәзарәте тирәсендә туплана алыр иде дип әйтә.

Әлбир Крганов

Әлбир Крганов

"Моңа минем фикерем уңай. Аны кемдер әйтеп, кемдер кушып, "әйдәгез шулай булсын" дип ясалма рәвештә генә эшләп булмый. Казанда үткән татар эшмәкәрләре форумында да бу хакта сүз яңгырады. Президент (Татарстан) әлеге мәсьәләне үз өстеннән төшереп, минем вазифам башка һәм бөтен диния идарәләре белән дә матур итеп эшлибез дип әйтте.

Үзәкләштерелгән дини оешмаларның карашлары, аларның сәясәтләре белән соңгы вакытларда барсы да килешеп тә бетми. Илдә бөтенесе дә таный торган, бөтенесе кабул итә торган гомум рухи лидер юк. Аны ясалма рәвештә генә булдырып булмый.

Татарстан диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәтнең дини яктан гыйлеме дә бар, милләтне яратып эшләгән эшләренең нәтиҗәләре зур. Мөселманнар соңгы вакытта моңа игътибар итә башлады. Әгәр Татарстан мөфтияте республика дәрәҗәсеннән югарыракка үсә алса, бәлки, аның тирәсендәме үзара аңлашып берләшү булырга мөмкин. Менә 20 еллык вакыт күрсәтте инде, ә башкалар моны булдыра алмады. Камил хәзрәт шикелле шәхесләр булдыра алса гына инде.

Дини оешмалар хәзер 80гә якын. Алар арасында актив рәвештә үзләрен Русиядә лидер буларак күрсәтергә тырышканнары Үзәк һәм Русия (Европа өлеше) диния идарәләре. Алар үзләренең эшләрен матур гына башкара, тырышлыкларын да күрәбез. Әмма бу эшчәнлекләре бөтен Русия мөселманнарын да берләштерерлек дәрәҗәдә түгел", ди Крганов.

"Нәзарәтләрне кушу зур каршылыклар чыгарырга мөмкин"

Русия ислам институты (РИУ) җитәкчесе Рәфик Мөхәммәтшин, Кавказныкын да күз алдында тотып, Русиядә кимендә ике мөфтият булырга тиеш дип саный. Шул ук вакытта мөфтиятләрне өстән кушу белән берләштерә башлау зур каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин дип тә әйтә.

Рәфик Мөхәммәтшин

Рәфик Мөхәммәтшин

"Тарихка күз салсак, Оренбур мөселман дини җыены оештырылганнан соң, озак та үтми Тавриянеке оеша. Русия тарихында бер генә диния нәзарәте эшләп килде, ул бик уңышлы тәҗрибә булды дип аерым бер вакытны әйтә алмыйбыз. Ул ким дигәндә ике булган, моның сәбәпләре мөселманнарның ике үзәк булдырырга теләвендә генә дә түгелдер. Бәлки, империянең дә үз максатлары булгандыр.

1917 елда мөслеманнар корылтай уздырып, үз мөфтиләрен сайлап куя, әмма 1943 елда сугыш барган чорда, Сталин диния нәзарәтләренең санын дүрткә җиткерә. Моңа мөслеманнарның ватанпәрвәрлеге дә йогынты ясаган булырга мөмкин. Совет чорында, иң тоталитар режим вакытында Сталин бер генә диния нәзарәтен дә оештыра алыр иде. Әллә ул мөселманнарның бердәм булуларыннан курыкканмы, әллә башка бер максатлар булганмы – бу ягы билгесез.

Яңарыш чорында диния нәзарәтләренең саны ниндидер бер акылга сыймый торган дәрәҗәгә җитте. 80нән дә артты, бу реаль хәл түгел.

Инде бөтен диния нәзарәтләрен дә бер системага кертү мөмкинме дигәннән, бу мәсьәләнең башка ягы да бар. Ислам дине бер генә структура булырга тиешме дигән сорау куйсак, тәгълиматларда андый күрсәтмә юк. Шуңа күрә, исламда оешмаларның күплеге мөмкин хәл. Шәригать кануннары нигезендә без бер генә оешма оештырырга тиешбез дигән фикер юк.

Хәзер Русиядә мөфтиләр күп, һәм алар иртәгә үк үзләренең мөфтилекләреннән баш тартырмы соң? Мөселманнарның лидерлары ягыннан да бер генә диния нәзарәтенә омтылу бар дип әйтә алмас идем. Дәүләтнең дә бу мәсьәләне беренчел максат итеп куйганы юк.

Мин үзем бер генә була алмый, ә нәзарәтләр иң кимендә ике булырга тиеш дигән фикердә, чөнки шафигый традицияле Кавказ бар. Үзәк Русиядәге мөселманнарны теоретик яктан берләштерергә дә мөмкин. Бүген мин бер генә диния нәзарәте булырга тиеш дигән фикер белән килешә алмыйм. Аны хәзер реаль тормышка ашыру да мөмкин түгел.

Диния нәзарәтләрен бетереп, аларны кемгәдер кушу – ул мөселман өммәтендә бик зур каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Мин бер идарә шунда ук позитив нәтиҗәләргә китерер дип тә уйламыйм. Бәлки ул оешкач мөфтиләр үзара кычкырышып, сугышып беткәч, бер калыпка да керерләр, әмма бүген генә административ юл белән бетереп ниндидер зур уңышка ирешәбез дип әйтә алмас идем мин", ди Мөхәммәтшин.

"Башлык булырдай лидерны күз алдына китерә алмыйм"

Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисе, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Нәфигулла Аширов фикеренчә, әгәр бер генә мөфти булса, ул мөселманнарга файдага гына булачак.

Нәфигулла Аширов

Нәфигулла Аширов

"Үз дине өчен, милләте өчен төрледән-төрле авырлыклар һәм кыенлыклар күрергә, хәтта корбан булырга риза кеше булган очракта, бер лидер булса өммәтебез өчен, халкыбыз өчен, мөселманнарыбыз өчен файдалы булыр иде. Бүгенге хәлдә андый төзелешне күз алдына да китереп булмый. Хакимиятләр дә мөселманнарның бер генә идарәсе һәм бер генә лидеры булуны, бәлки, теләми дә торгандыр. Икенчедән, мөселманнарның үзләренең дә моңа теләге юк.

Бер генә кеше лидер булса, ул нинди дини сәясәт алып барыр соң дигән сорау да тудыра. Ул динебезне яклармы?

Бүгенге көндә һәм безнең бүгенге хәлебездә динебездә хөррият бирелгән вакытта мөселманнар үз ихтыярлары белән үзләренә лаек лидерларны сайлап, үзләренә идарәләр төзү – ул иң мөмкин булган юл.

Икенче яктан карасак, мөселманнарның берлеге – ул тиешле нәрсә. Коръәндә Аллаһы тәгаләнең диненә тотыныгыз да һичкайчан аерылмагыз диелгән. Бүген Русиядә төрле-төрле дини идарәләр булуны без аерылу кебек карамыйбыз. Русиянең төрле төбәкләрендә төрле халыклар, төрле мәзһәб ияләре яши. Төбәкләр дә һәрберсе үзенчәлекле, милли һәм тарихи-дини яктан да бер-берсеннән аерылып тора.

Дини башлыклар дин өлкәсен монополияләштереп бетерде

Мин бүген бөтенесенә дә башлык булып торырдай рухани лидерны күз алдына да китерә алмыйм. Кануни яктан караганда да моны таләп итеп булмый, чөнки мөселманнарның үзара җыелышып идарә төзергә хокуклары бар. Йә булмаса алар йә теге йә бу дини идарәне кабул итәләр. Бүгенге төзелешне карасак, минемчә, бу бик файдалы, чөнки мөселманнарга бер төрле азатлык һәм хөррият бирә", ди Нәфигулла хәзрәт.

Инде Русиядә бер генә мөфти булмаган очракта, алар уртак бер шурага берләшә аламы? Шушы шурада кабул ителгән карарлар Русия мөселманнарының уртак фикерен чагылдырырга мөмкин бит.

"Без бу мәсьәләне күп еллардан бирле күтәреп киләбез. Әмма безнең теләгебезгә әлегә җавап юк. Бүген эшләп килгән мөфтиләр шурасына килсәк, анда доктор дәрәҗәсенә җиткән, магистратура тәмамлаган мөселман егетләр дә бар. Әмма таяныч аларга гына түгел. Башка дини идарәләрнең дә башлыклары бу шурага кушылса файдалы булыр иде.

Бүген дини идарә башлыклары дин өлкәсен монополияштереп бетерде инде. Шуңа күрә укып чыккан, гыйлем алган имамнарга берләшеп ниндидер шура төзү мәсьәләсен күтәрү дә җиңел түгел.

Икенче яктан караганда, бүген мөфтиләрнең кайберләренең бәлки, яңа гына укып чыкканнар белән чагыштырганда гыйлемнәре дә әллә ни зур ук булмаска мөмкин, бәлки, Коръәнне дә яттан ук белеп тә бетермиләрдер, әмма фикер иясе булганга күрә, алар үзләренең эшләренә лаеклы. Бүген дин, дин, дин дип кенә яшәп тә булмый. Динне дә акыл, гыйлем һәм фикер белән алып бару кирәк. Әгәр укып чыкканнар аны куллансалар бүген күп мөфтиләрне алыштыра алыр иде", ди Аширов.

Нәфигулла хәзрәт фикеренчә, һәр мөфтинең күңелендә "бары тик мин генә мөфти дигән" эчке мин-минлек тә бар һәм бу да берләшүгә киртә булып тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG