Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:22

2014 ел нәрсә белән истә кала? Татар дөньясында нинди әһәмиятле вакыйгалар булды? Без шуларны барлап карадык.

Татарстанда да, Русиядә дә 2014 ел мәдәният елы итеп билгеләнде. Казан TÜRKSOY тарафыннан төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайланган иде.

Шөкер, табигать безне 2010 елдагы кебек артык сынамады шикелле, җәй салкынчарак булды булуын, әмма түзәрлек иде. 2011, 2013 еллардагы кебек коточкыч фаҗигаләр дә безне урап узды, әмма Эбола кизүе килә икән дип куркыттылар. Ниһаять, кире кышкы һәм җәйге вакытка күчәчәкбез дип тә куандырдылар. Әмма Русия Дәүләт думасының Көнбатышка үч итеп әвәләгән кануннары да күп булды.

Билгеле, иң зур вакыйгалар – ул Русиянең Кырымны үзенә кушуы, Украина белән Русия аралары бозылу һәм шул сәбәпле Европа белән АКШның бер-бер артлы чикләүләр имзалавы иде. Узып баручы елның соңгы "күчтәнәче" буларак рубльнең түбәнгә тәгәрәве дә шаккатыргыч күренешләренең берсе булды. Халык алда безне тагын ниләр көтә дип шомлана. Шулай да куанычлы вакыйгалар да булмады түгел, булды.

Бергәләп сөендек

Татарстанның чираттыгы җиңүе – ул тарихи Шәһри Болгар җирләрен ЮНЕСКО тарафыннан борынгы шәһәрләр исемлегенә кертелүе. Казан Кирмәне белән бергә Болгар да халыкара оешма тарафыннан танылды.

2014 елда Казанда 93,5 FM ешлыгында "Тәртип FM" радиосы эшли башлады. Ул тәүлек буена сөйли. Татарча сөйләүче "Курай" белән "Дастан" радиолары да FM-да ешлык алырга тырышты, әмма федераль үзәк, төгәлрәге бу ешлыкларны бүлеп утыручы федераль комиссия моңа каршы төште.

Ниһаять, татар югары дәрәҗәдәге доменлы булды. .tatar домены рәсми теркәлде. Аны сатып алу якынча 185 мең долларга төшкән.

Мәскәүдә Каюм Насыйри институты белем бирү-мәдәни үзәге эшен башлады. Ул Мәскәүнең татар этно-мәдәни юнәлешендә белем-тәрбия бирүче 1186нчы санлы мәктәбендә урнашты. Шундый ук үзәк Казакъстан башкаласы Астанада да ачылды. Бу – Татарстан дәүләт телләрен үстерү дәүләт програмы нигезендә ачылган үзәкләрнең берсе. Мондый институтларны дөньяның тагын берничә урынында ачарга планлаштыралар.

Быел да Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге тирәсендә шау-шу күп булды, ул кемгә бирелергә тиеш, ә кем лаеклы түгел дигән мәкаләләр бастыру да, хатлар язулар да хәттин ашты. Нәтиҗәдә бүләкне татар тарихын язучы Вахит Имамов белән рәссам Владимир Поповка бирделәр.

2014 ел Алабугада Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу белән дә тарихка кереп калыр. Шагыйрь һәйкәлләре Казанда икәү, Чаллыда, Мәскәүдә дә бар. Моннан тыш тагын Истанбул белән Анкарага да куелды.

Федераль үзәк белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешкән Шартнамәгә 20 ел тулды. Аны зурлап тантана итмәделәр, Татарстан Дәүләт шурасында бу уңайдан конференция генә оештырылды.

Татарстанның суверенитет көненә бүләк буларак, Казанда яңартылган Горький исемендәге ял паркы ачылды. Бу вакыйгага кадәр туганнары Һади Такташ, Галиәсгар Камал каберләре актарылган иде дип ризасызлык белдерде, классикларны татар зиратына күчерүне үтенделәр, нәтиҗәдә мемориаль комплекс яңадан тәртипкә китерелде.

Сентябрь башында Казанда мөселман кинофестивале узды. Төп бүләккә 56 дәүләттән 50 кинофильм дәгъва кылды. Босниядә булган сугыш турында төшерелгән "Хәлимә юлы" кинофильмы җиңүче дип табылды. Төп бүләк Хорватиягә китте. Татарстан данын Салават Юзеев яклады, аның "Корбан-роман" кинофильмында уйнаган Даниил Шиһапов "Иң яхшы ир-ат роле" дип табылды.

19 һәм 21 ноябрьдә Казанда төрки халыкларны берләштергән Türkvizyon җыр бәйрәме узды. Аның җиңүчесе Казакъстан җырчысы Жанар Дугалова булды.

Татарстан исеменнән чыгыш ясаучы Айдар Сөләйманов икенче урынга лаек дип табылды, өченче урынны Башкортстанның "Заман" төркеме алды.

2014 елда татар театрларында да үзенчәлекле премьералар да күп булды. Мисал өчен, Кәрим Тинчурин театрында Ремаркның "Без барабыз да кешеләр" әсәре куелды, Камаллар "Ричард III", "Минем исемем Кызыл" премьераларын күрсәтте.

Быел музыкант Фоат Әбүбәкеров 70не, язучы Суфиян Поварисов 90 яшен тутырды. Галим Надир Дәүләт өчен дә 2014 ел – юбилей елы булды. Татар театры быел мәрхүм Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулуны билгеләп үтте.

"Татар җыры" фестивале – 15, "Сәләт" – 20, Казан федераль университеты – 210 еллыгын билгеләде.

2014 елның тагын бер истәлеге – Татарстаның мәдәни-тарихи мирасы тамгасының барлыкка килүе иде. Бу эшне башкарган “Апостол” ширкәте җитәкчесе Тина Канделаки кызыл төстәге җайдак Татарстанны таныта торган логотип булачак дип әйтте. Логотип татар җанлылар арасында каршылыклы фикерләр дә тудырды.

Казан депутатлары да тик утырмады. Алар моңа кадәр Юрмалада уза торган "Новая волна" җыр фестивален Казанга күчерү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта алар Владимир Путинга ук хат та яздылар.

Кызыклы очрашулар, фикер алышу мәйданнары

14-15 мартта Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыены узды.

Быел да милли Сабантуй дөньяның төрле кыйтгаларында бәйрәм ителде. Яңа ел алдыннан гына аны Австралия татарлары да үткәрде. Бөтенрусия татар авылы Сабантуе быел 24 майда Волгоград өлкәсенең Кече Чапурнә авылында гөрләде. Казанда Сабантуен өч мәйданда 21 июньдә бәйрәм иттеләр, ә аңа кадәр, 15 июньдә Федераль Сабантуй Томски шәһәрендә узды.

12-14 июньдә Казанда татар имамнары җыелышып фикер алышты. Быел бу җыен бишенче тапкыр узды. Җыенның өченче көнендә дин әһелләре Болгарга юл алды, чарада 40 меңгә якын кеше катнашты. Нәкъ шушы вакытларда Шәһри Болгарда ел саен була торган "Түгәрәк уен" фольклор фестивале узды.

8 июльдә "Казан Арена"да икенче тапкыр республика күләмендә ифтар уздырылды.

1-5 августта ике ел саен оештырыла торган чираттагы Бөтендөнья татар яшьләре форумында 600 татар егете белән кызлары очрашты. Җыен алтынчы тапкыр узды. Биредә Татарстанда президент институтын саклау турында мөрәҗәгатьләр кабул ителде.

Быел Казанда икенче тапкыр татар теле, әдәбияты буенча бөтендөнья олимпиадасы булды. Татар телен үзлегеннән өйрәнгән Япония егете Юто Хишиама бәйгенең җиңүчесе булды. Аңа бүләкне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Көенечле вакыйгалар, югалтулар

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованы быел да хөкем иттеләр. Кырым татарларын яклаган язмалары өчен аңа бер елга шартлы рәвештә җәзага тарттылар.

2014 елда да мөслимәләрнең киемнәренә бәйләнү дәвам итте. Узган ел Ставрополь краендагы мөселманнар үз хокуклары өчен көрәшсә, быел игътибар үзәгендә Мордовия татарлары иде. Мордовия хакимиятләре быел мәктәпләргә яулык бәйләп йөрүне тыйды.

2014 елда 70 еллык юбилеен уздырган Әлмәт татар театрының тарихында күңелсез вакыйга булды. Алар Уфага гастрольләр белән барып ике спектакль гына уйнап өлгерде. Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" спектаклендә башкортларны мыскыл ителгән сүзләр яңгырады дип, театр коллективын гастрольләрен туктатырга мәҗбүр иттеләр.

Кызганычка, быел да арабыздан киткән кадерле шәхесләр күп булды. Алар арасында язучылар, галимнәр, сәнгать осталары да бар.

10 мартта галим, археолог, тарих фәннәре докторы Равил Фәхретдинов якты дөнья белән хушлашты.

11 майда татар әдәбияты сөючеләр арасында "Газзәбану" романы белән танылган Гөлчәчәк Галиеваның гомере өзелде. Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләр, публицистик язмалар авторына 86 яшь иде.

2 июньдә татарның олпат язучысы, бердәнбер диңгезче-язучы Миргазиян Юныс вафат булды. Ул озак чирләде, дәваланыр өчен җәмәгатьчелек аңа булышу өчен акча да җыйды. Мәскәүдә гомер иткән язучыны туган ягына – Татарстанның Баулы районы Исәргәп авылы зиратына алып кайтып җирләделәр. Аңа 87 яшь тулган иде.

Ә бер ай узуга 2 июльдә Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалимнең дә күзләре мәңгегә йомылды.

24 августта спортчы Илгизәр Мәрдиевнең үлеме турында күңелсез хәбәр таралды. Ул күп тапкыр "Дакар" ралли марафонында катанашып, җиңү яулаган шәхес иде.

29 сентябрьдә 77нче яшендә театр тәнкыйтьчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гыймранова вафат булды.

Шул ук көнне күренекле композитор, күпсанлы җырларга аранжировкалар ясаган Вадим Усманов та 68 яшендә арабыздан китеп барды.

Татар авыллары, чишмә, елгалар исемнәрен ачыклаучы, аларның тарихларын җентекләп өйрәнүгә гомерен багышлаган галимә Фирдәвес Гарипова да вафат булды.

23 ноябрьдә Татарстанның, Башкортстанның һәм Русиянең халык артисты, танылган балерина Нинель Юлтыева 88 яшендә арабыздан китеп барды.

27 декабрьдә Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиев вафат булды. Аны Кукмарада җирләделәр.

Рәсмиләренең күчмә тормышы

Быелгы ел Татарстан районнарында башлыкларны алыштыру белән истә калыр, мөгаен. Түрәләрне әле бер урыннан икенче урынга күчертеп утыртулар булды, берсе дә эшсез калмады кебек. Саннарга килгәндә, быел Татарстанның 11 районында яңа башлык билгеләнде. Аларның күбесе әлегә вакытлыча вазифа үтәүче генә. Чаллыга яңа мэр – Наил Мәһдиев куелды. Алмаз Нәзиров белән Эльмира Зариповага министр портфельләрен тапшырдылар. Вәсил Шәйхразиевка Казанда эш табылды, ул Татарстан премьер-министры урынбасары вазифасын үтәүче булып эшли. Русия Федерация шурасында Татарстан исеменнән Илдус Әхмәтҗәнов утыра.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов быел да бер урында гына утырмады, күп йөрде. Март айларында дөнья үзгәрә башлагач, Казан белән Кырым арасында сукмак салды. Аның маршрутында Испания, Греция, Кытай, Төркия, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казакъстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Куба, Словения, Маҗарстан һәм башка илләр булды. Барган чакта татарлар белән дә очрашты. Яңа ел алдыннан журналистлар белән очрашканда ул үзен Владимир Путин тарафыннан ислам дәүләтләре белән мөнәсәбәтләр урнаштыручы координатор булып билгеләнгәнен әйтте.

Татарстан президенты иелгән башны кылыч кисми дигән принциптан чыгып эш итте булса кирәк, быел ул, хәтта өч тапкыр гафу үтенде. Беренчесе – Чулпан Хамматованың "Подари жизнь" фонды белән булган тарихка бәйле иде. Икенчесе – Уфалар алдында Әлмәт театры өчен гафу үтенде. Өченчесе – футбол фаннары алдында булды. Исегездә булса, "Спартак" футбол такымы җанатарлары бер уеннан соң Бауман урамы аша узып, аны астын-өскә китергән иде. Аннары аларны стадионга тикшереп, капшап кертергә кирәк дигән карарга килделәр. Фаннар вәкилләренә бу ошамады, алар шау-шу куптарган иде.

Мәскәүдән түрәләр килеп торды анысы, ноябрь аенда Чаллы белән Түбән Камадагы сәнәгать ширкәтләренең эшчәнлеге белән Русия премьер-министры Дмитрий Медведев танышты. Владимир Путин Татарстанга быел килмәде.

14 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасына сайлаулар булды. Яңалык юк, күпчелекне "Бердәм Русия" депутатлары тәшкил итә. Яңадан рәис итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.

Быел Татарстан Фәннәр академиясе президенты алышынды, Әхмәт Мәзһәров урынына Мәгъзүм Сәләхов сайланды.

"Рубин" футбол такымында да үзгәрешләр булды. Корбан Бердыев урынында татар тренеры Ринат Билалетдинов эшли башлады. "Ак барс"ка исә, кире Зинатулла Билалетдинов кайтып, фанатларын сөендерде.

Берничә татар басмасында, аерып әйткәндә, "Шәһри Казан", "Мәдәни җомга", "Шәһри Чаллы", "Идел", "Мәйдан", "Безнең мирас", "Казан утлары"нда мөхәррирләр алышынды.

Мәскәү татарлары да ел башында шаулап алды. Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятенә рәисне бер билгеләделәр, бер алмаштырдылар. 25 гыйнварда язучы Ринат Мөхәммәдиев сайланды, аннары озак та үтмәде аны Әнвәр Хөсәинов алыштырды дигән хәбәр килде.

* * * *

Кадерле укучылар! Безнең игътибардан төшеп калган вакыйгалар бардыр, сез дә өстәгез. Сезнең өчен 2014 ел нәрсә белән истә калды? Тормышыгызда нинди үзгәрешләр булды? Шатлык, көенечләрегез белән дә безнең форумда уртаклаша аласыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG