Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда гейлар белән көрәшүче Тимур Исаев тоткарланган


Петербурда гейларга каршы көрәш алып баручы Тимур Исаев тоткарланган. Ул җитәкләгән “Действие” татар-мөселман иҗтимагый оешмасының максаты гей яки лесбиан булган укытучыларны эшләреннән азат итүгә ирешү иде. Аның сүзләренчә, ул Русиядә һомосексуаллыгы ачыкланган 29 укытучыны эшеннән алуга ирешкән.

“Фонтанка.ру” язуынча, Исаев җинаять кылуда шикләнелә. Басма мәгълүматларына караганда, аның чын исеме Булатов һәм ул 2005 елдан бирле эзләүдә.

Исаев Русиядә азчылыклар хокукларына багышланган бер телевизион тапшыруда катнашканда, Русия империясе триколоры төшкән байрак күрсәтеп тора иде. Соңрак Азатлыкка биргән әңгәмәсендә ул моны үзенчә аңлатты.

XS
SM
MD
LG