Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Украина Югары Радасы илнең НАТОга керүенә комачаулаган, ягъни блог гамәлләреннән читтә тору статусын үзгәртү турында канун өлгесен кабул итте.

Әлеге канун өлгесе президент Петр Порошенко тарафыннан парламентка 18 декабрь көнне тәкъдим ителгән иде.

«Русиянең Украинага каршы агрессиясе, Кырым автоном республикасын басып алуы һәм безнең илгә каршы сугыш алып баруы, Украина көнчыгышына хәрби кысылуы, сәяси, икътисади һәм мәгълүмати басымы бәйсезлек, суверенитет, иминлек һәм ил бөтенлеген гарантияләүнең үтемле юлларын эзләргә мәҗбүр итә», диелә канун өлгесенә аңлатмада.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы каршындагы Русия вәкиле Андрей Келин сүзләрнчә, Мәскәү моны дуслыкка каршы адым дип атады.

XS
SM
MD
LG