Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Чаллыда каз түшкәләрен былтыргы бәягә саттылар


Берничә ел инде Чаллының Азатлык мәйданында каз ярминкәләре оештырыла. Узган ел биредә уртача зурлыктагы каз түшкәсе 1100-1200 сум торса, быел, кризиска карамастан, шундый ук түшкәләр якынча бер мең сумга сатылды.

Каз-үрдәк түшкәләренең бәясе артмау сәбәбен сәүдә итәргә килүчеләр көннәрнең җылы торуы, суелган кош-корт итенең бозылу ихтималыннан курку белән аңлатмады. “Моның сере шунда - без кош-кортны үзебез үстерәбез, ярминкәләргә, базарларга да үзебез китерәбез, бәясен шушында ук сөйләшеп, сатып та җибәрәбез.

Моңарчы да, хәзер дә авыл хуҗалыгы тауарларын җитештерүчеләрнең күбесе табыш ала алмый интегә. Нәрсәдер чәчә, үстерә, карый, игә, аны җыя. Ахырдан үстергән әйбердән арадашчыларның һәм кибетләр хуҗаларының гына зур табышлар алуларын аңлый. Авыл хезмәтчәннәре ярык тагарак янында кала. Елның елында шулай. Без үзебез үстергән мал-терлекне, кош-кортны арадашчыларга юк кына бәягә сатуны онытырга тырышабыз инде. Менә шундый ярминкәләр оештыру җитештерүче өчен файдалы, ул аны көтеп ала”, дигән фикерләрне ишетергә туры килде сәүдә урыннарында.

Азатлык мәйданындагы каз ярминкәсе

Азатлык мәйданындагы каз ярминкәсе

Чаллыга сәүдә итәргә килүчеләрнең тыйнаклыклары да күзгә бәрелеп торды. Каз-үрдәк түшкәләре өелгән өстәл янына киләсең, сораштыра башлыйсың. Менә шунда инде алар бу кошларның бәбкә чагыннан алып шушы сату урынына килеп эләккән көненә кадәр шундый матурлап, тәфсилләп сөйлиләр ки, алмас җиреңнән дә аласың. Әмма микрофон яки диктофон күрсәләр, каушыйлар да төшәләр. Шулай да без Мөслим районы Метрәй кошчылык фермасы хезмәткәрләреннән, ферма җитәкчесе Раиф Мортазиннан беркадәр аңлатмалар алдык.

– Раиф әфәнде, казларны үстерү кыенмы, табыш-файда бармы?

– Эшләгән кешегә эш табыш китерергә тиештер инде. Безнең үзебезнең ата-ана казларыбыз бар. Йомырка салдырабыз. Бәбкәләр инкубаторда чыга. Бераз дәүләттән дә ярдәм бар. Менә инкубатор төзелешенең 40%ы өлешенә булыштылар. Йомырка сала торган тавыклар да үстерәбез. Аларның йомыркаларыннан чебешләр чыгарабыз.

– Русиягә карата булган чикләүләрдән соң һәртөрле тауарга бәя көне-сәгате белән артып тора. Сез дә бәяләрне күтәрергә мәҗбүрме?

– Без әлегә бәяләрне күтәрмәдек. Чыннан да, башка тауарларга бәяләр артып тора.

Каз ярминкәсе

Каз ярминкәсе

Ярминкәнең бер почмагында гына 5-6 литрлы чиләк белән бәрәңге сатучы апаны да күрергә мөмкин иде. Шул чиләктәге бәрәңге өчен 150 сум сорый. Ә кибеттә шушы чамадагы әйбәт кенә бәрәңге 110 сум тирәсе тора. Бәрәңгенең ни өчен кыйммәт булуы, аның доллар бәясе артуга ни катнашы булуы белән кызыксынабыз. “Нишләп катнашы булмасын? Без бәрәңге агуларын чит илнекен алабыз. Шулар булмаса, үсми ул бәрәңге. Быел ул агулар очсыз иде, доллар арткан саен аның бәясе дә өскә үрмәли бит”, диде апабыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG