Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның татар теле санга сугылмаган бренды әзерләнеп ята


Бренд үрнәкләре
Бренд үрнәкләре

Татар телен бар дип дә белмәгән, татарча хаталар белән язылган, татар әлифбасы булмаган бренд өлгеләрен Казан башлыгы Илсур Метшинга тәкъдим итәргә җыеналар.

Бу брендны Британия югары дизайн мәктәбен тәмамлаган төркем эшләгән. Араларында татар егете дә бар, ул Раушан Солтанов, тумышы белән Алабугадан, хәзер Мәскәүдә яши. Проект җитәкчесе Алексей Гожий сүзләренчә, Универсиада вакытында Казанга туристлар агылганга куанган түрәләр, ә дөресрәге спорт, яшьләр эшләре һәм спорт (ул вакытта туристлык та караган) министрлыгы вәкилләре, сәяхәтчеләрне алга таба да киметмәү максаты белән Британ югары дизайн мәктәбенә мөрәҗәгать итә һәм Татарстан башкаласының брендын, туристлык логотибын эшләп бирүне сорый.

"Шуннан соң без алар белән арлаша башладык, дүрт тапкыр Казанга проектны тикшерү өчен очрашуларга да барып кайттык. Соңгы очрашу вакытында без бу эшебезне (диплом эше буларак) якладык инде дип белдердек һәм төгәлләп бетерү кирәклеген әйттек һәм ризалык та алдык. Бүген социаль челтәрләрдә булган рәсемнәр алар Британ мәктәбендә эшләнгән эскизлар түгел. Безнең инициатив төркемнең иҗат җимеше", ди Гожий.

Төрле сәхифәләргә куелган фотоларга күз салсаң, Татарстан Конституциясе нигезендә ике дәүләт теле дә тигез дәрәҗәдә кулланылырга тиеш булган Татарстан башкаласының брендында татар телен бөтенләй санга сукмаганнар.

1. Проектны әзерләүчеләр логотипларны, ягъни үзләре ясаган рәсемнәрне билбордларда, реклам такталарында кулланырга тәкъдим итә. Корбан бәйрәме уңаеннан ясалган рәсемдә "белэн" дип хаталы язылган. Шәһәр көне уңаеннан һәм милли ризыкларны авыз итү турлары оештыру турында язылган такталарда да татар теленә бөтенләй сан юк, урысча гына язылган.

2. Күп рәсемнәрдә, мисал өчен, Казан өстеннән очачак һава шарында, каладагы тарихи урыннарның рәсемнәре астына да проект авторлары татарча язып торуны бөтенләй кирәк санамаганнар. Бөтен җирдә "Казань" да, "Казань".

3. Казанны төрле яклап туристларга тәкъдим итәчәк буклетлар да бары тик рус телендә генә эшләнгән.

4. Брендны әзерләүчеләр туристлык өлкәсе белән бәйле булганнар – ресторан һәм кафелар, музейлар, туристлык үзәкләре һәм шулай ук төрле оешмалар куллана алсын өчен әлифба да (алфавит) тәкъдим итә. Мисал өчен, Казандагы берәр ресторан бу брендны үзендә кулланып өстәл ашъяулыкларына, тастымаллар чиктерергә, аңа ресторан исемен һәм "Рәхим итегез" дип йә булмаса башка җылы теләкләрне яздырырга теләсә, ул әлеге әлифбаны куллана алачак. Әмма проектны эшләүчеләр татар әлифбасын дөньяда бар дип тә белмәгәннәр һәм аны үзләренең эшләренә кертеп торуны бөтенләй кирәк санмаганнар.

Татар телен бөтенләй дә санга сукмаган бу проектны Казан шәһәренең туристлык үсешенә булышу комитеты хуплап, ресторан, туристлык ширкәтләре җитәкчеләренә тәкъдим итү кичәсе дә үткәргән инде. Гожий сүзләренчә, бу чара вакытында эшләре нык макталган. 2014 елның 15 декабрендә брендны мэр Илсур Мэтшинга да күрсәтмәкче булганнар, әмма Тина Канделаки җитәкләгән "Апостол" ширкәте әзерләгән Татарстаның мәдәни-тарихи мирасы тамгасын тәкъдим итү аларның чарасына комачаулаган. Гожий Метшинның әлегә брендны күрмәвен әйтә һәм 31 декабрьгә кадәр, бәлки, тәкъдим ителер дип тә өметләнә.

Азатлыкка татар телен чүпкә дә санамаган бу брендның социаль челтәрләрдә тәнкыйтькә дучар булуына карата ул: "Мин бу тәнкыйтьләр белән килешәм. Бу проект әле ахырына кадәр эшләнеп бетмәгән. Без интернетка куйган рәсемнәр, алар, мин яшермичә әйтәм, күбрәк Русиядә яшәүчеләргә юнәлгән. Безнең хәзер татар әлифбасы да бар, без хәзер татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән киңәшәбез", дип акланды.

Азатлыкның татар җәмәгатьчелеге вәкилләре кемнәр, галимнәрме, тел белгечләреме, тарихчылармы, икесенең генә булса да исемен әйтә алмассызмы дигән соравына Гожий: "Мин аларның фамилияләрен атый алмыйм, алар мэриядә эшебезне яклаганда булдылар, алар дизайнерлар һәм Универсиада эшләрен оештыруда катнашкан кешеләр", диде.

Универсиданы оештыру эшләренә килгәндә, башта бу спорт чарасы алдыннан татар телен шулай ук санга сукмадылар. Татар яшьләре форумы, "Үзебез" хәрәкәте һәм башка иҗтимагый оешма вәкилләре, татар җанлылар чаң суга, Универсиаданы оештыручыларга күпләгән хатлар яза башлагач, бу мәсьәлә матбугат чараларында күтәрелә торгач кына татар теленә игътибар итә башладылар. Әмма сайтларында да, элмә такталарда да, рәсми чараларда да татар теле рус теле белән бер дәрәҗәдә кулланылды дип әйтеп булмый.

Татарстанда татар телен куллануга килгәндә, кайсы гына өлкәне алма, Универсиада, кибетләр, төрле мәдәни чаралар булсын, татар телен дә куллансыннар өчен татар җәмәгатьчелегенә, яшьләр оешмаларына калын итеп салынган бер диварны җимерергә тырышкан кебек көрәшергә туры килә.

Азатлык бренд кайчан мэрга күрсәтеләчәк, татар теленә игътибар булачакмы дигән сорауны Казанның туристлык үсешенә булышу комитетына юллады. Комитетның туристлык бүлеге башлыгы Юлия Берваль: "Без Британ югары мәктәбенә эш кушучылар, эш ахырына җиткерелмәгән әле", ди.

Аның сүзләренчә, бу проект 2015 елда гына тәкъдим ителәчәк. Ул ресторан һәм туристлык ширкәтләре вәкилләренә күрсәтүне беренчел нәтиҗәләр белән таныштыру гына иде дип атады. "Әгәр бренд чынлыкта нинди рәвешне алачак дигәнгә килсәк, ул февраль-март аенда гына билгеле булачак. Хәзер күпләгән туристлык компанияләренең тәкъдимнәре, аларның күзаллавы да исәпкә алына", ди Берваль.

Ул Гожий җитәкчелек иткән төркем рәсемнәренең нигез итеп алыначагын, әмма аларның күпмедер дәрәҗәдә үзгәрәчәген дә әйтә. Проектның авторлары Гожий төркеме буламы дигән сорауга Берваль: "Тулысынча түгел, аларның рәсемнәренең бер өлеше алыначак һәм авторлык хокуклары да сакланачак. Әмма башка кешеләр рәсемнәрне эшләп бетерәчәк", диде. Бу башка кешеләрнең кем икәнлеген әйтмәде ул.

Брендта татар теленә бөтенләй дә игътибар булмауга карата ул: "Без хәзер татар телен исәпкә алырга тырышабыз. Мин (бу проектта) комитетта тәкъдим ителгән рәсемнәр арасында ниндидер шигарләр бар дип әйтмәс идем, сүз рәсемнәр һәм орнамент (визуаль стиль) турында гына бара. Ә орнамент – милли, анда татар теленең дә, рус теленең дә әлифбасы юк. Хаталарны да исәпкә алабыз. Без хәзер туристлык ширкәтләре белән эшлибез. 2015 елга бу ялгышлар төзәтеләчәк", диде Берваль.

Казанның, Татарстанның йөзен күрсәткән, аны дөньяга таныткан билгеләр кабул итү алдыннан гадәттә алар татар җәмәгатьчелеге тикшерүенә чыгарылмый. Белгечләрнең, бу өлкәдә галимнәрнең, әгәр әйткән булсалар, фикерләре дә тәкъдим ителми. Әнә шул сәбәпле татар рухын тулысынча ачмаган тамгалар да кабул ителергә дә мөмкин. Нәтиҗәдә алар тәнкыйтьләргә дучар була.

Тина Канделаки җитәкләгән "Апостол" ширкәте әзерләгән Татарстаның мәдәни-тарихи мирасы тамгасы да социаль челтәрләрдә зур шау-шу тудырды. Аны хуплаучылар да һәм шул ук вакытта кискен гаепләүчеләр дә булды. Казанның яңа бренды да түрәләр хуплаганга кадәр җәмәгатьчлектән яшерелергә ошап тора.

XS
SM
MD
LG