Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гражданнар инициатива комитеты: Русиядә яңа протестлар мөмкин


Русиядә яңа халык протестлары көтелә. Мондый кәефләрне Алексей Кудрин җитәкләгән Гражданнар инициатива комитеты экспертлары үз тикшерүе нәтиҗәсендә ачыклаган, дип хәбәр итә РБК.

Икътисадчы Михаил Дмитриевның «Русиялеләрнең сәяси кәефе мониторингы» хисабына караганда, җәмгыятьтә канәгатьсезлек яңадан арта һәм бу юлы ул икътисади проблемнар белән бәйле.

Сәясәт халыкны аз кызыксындыра, ә менә икътисад хәлләре белән бәйле протестларны алар якларга әзер һәм ил эчендәге хәлләр турында рәсми массакүләм мәгълүмат чараларына инде ышанмауларын әйтә.

Шулай ук системадагы партияләргә һәм Русиянең тышкы сәясәтендәге уңышларына шик белдерүләр арта. Күпләр Русия президенты Владимир Путинның матбугат очрашуындагы җаваплары белән канәгать калмаган. Аның командасында инде алар көчле сәясәтчеләрне күрми, шулай ук оппозициядә дә андыйлар булмауны әйтә.

Хисап авторлары фикеренчә, тикшерү нәтиҗәләре Владимир Путинның сәяси аска тәгәрәве турында дәлилли.

Сораштырулар Мәскәү, Владимир, Гусь-Хрустальныйда уздырылган.

Икътисадчы Михаил Дмитриев һәм социолог Сергей Белановский элегрәк 2011-2012 елдагы протестларны фаразлаган иде.

XS
SM
MD
LG