Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Республика башлыгы" турында канун өлгесе кабул ителде


Киләсе ел башыннан Башкортстанда президент атамасы бетерелә. ТАСС хәбәр итүенчә, бүген республика Дәүләт җыены-Корылтай депутатлары "Республика башлыгы" турында канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул иткән. Шулай итеп 1 гыйнвардан Рөстәм Хәмитов президент дип түгел, ә башлык дип йөртеләчәк.

Канун шулай ук республика җитәкчесенсайлау тәртибен, ант китерү текстын, вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату, эштән киткәч статус бирү тәртибен дә ачыклый.

Хәзер ял итү урынына бару һәм кайту бәясе республика башлыгы өчен генә түгел, ә хатыны өчен дә түләнәчәк. Җитәкче һәм аның гаилә әгъзаларына бушлай медицина хезмәте һәм шифаханәдә дәвалау каралган. Барлык чыгымнар да республика казнасы хисабына түләнеләчәк.

Башкорстан башлыгы эштән киткәннән соң аңа бер тапкыр еллык хезмәт хакы күләмендә акча каралган, ә пенсия яшенә җиткәч ул хезмәт хакының 80 проценты саклануны таләп итә ала.

XS
SM
MD
LG