Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:59

Украина кризисы турында сөйләшү «ябык ишекләр» артында узды


24 декабрь төнендә Минскида Украина көньяк-көнчыгышындагы хәлләрне җайга салу төркемендә катнашучыларның чираттагы очрашуы төгәлләнде. Утырыш ябык режимда биш сәгать барды. Аның нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел, чөнки сөйләшүләр төгәлләнгәч үк анда катнашучылар матбугат вәкилләре белән аралашып тормыйча таралган.

Элегрәк журналистларга очрашуның көн тәртибенә дүрт мәсьәлә кертелгәнлеге әйтелгән иде: Донбассның махсус статусы, авыр коралны чыгару, әсирләр белән алмашу һәм һуманитар ярдәм җиткерү.

Минскига Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы рәисенең Украинадагы хәлләрне җайга салу мәсьәләләре рәсми вәкиле Адельхейд Тальявини, Укриана экс-президенты Леонид Кучма, Русиянең Украинадагы илчесе Михаил Зурабов, Лугански һәм Донецки халык республикалары сепаратистлары вәкиле Владислав Дейнего һәм Денис Пушилин килде.

Катнашучыларның берсе дә журналистлар белән аралашырга теләмәгән. Беларус тышкы эшләр министры вәкиле Дмитрий Мирончик ЕИХО-Русия-Украина төркеме үзләренең киләчәк адымнары турында соңрак хәбәр итәчәкләрен белдергән. Очрашу 26 декабрьдә дәвам итәр дип планлаштырыла һәм шуннан соң инде ниндидер нәтиҗәләр чыгарылырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG