Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:08

"Акчарлак", "Безнең гәҗит", "Ирек мәйданы", "Сираҗи сүзе" басмалары 2014 елга йомгак ясады. Нәширләр елның уңышларын һәм кыенлыкларын барлады.

Татарстанда басылучы "Акчарлак", "Безнең гәҗит", "Ирек мәйданы", "Сираҗи сүзе" исемле бәйсез газетлар 2014 елга йомгак ясады. Нәширләр почта аша ташу хаклары күтәрелүгә, азык-төлеккә һәм башка кирәк-яракларга бәяләр үсүгә карамастан, бюджеттан финансланучы газетлар белән чагыштырганда, абунәчеләрнең сизелерлек кимемәвен әйтә. "Акчарлак" матбугат йорты җитәкчесе Рузилә Сафина сүзләренчә, бәйсез газетлар алар халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы да. Нәширләр арасында 2015 елда сүз ирегенә басым тагын да артырга мөмкин дип хәвефләнүчеләр дә бар.

Искәндәр Сираҗи, "Сираҗи сүзе" нәшире:

Искәндәр Сираҗи

Искәндәр Сираҗи

– Сәяси һәм милли яктан караганда, 2014 ел Татарстан өчен бик уңышлы ел булды. Татарстан дөньякүләм дәрәҗәдә ниндидер үзенчәлекле эшләрдә, әйтик, Кырым вакыйгаларында һәм башка эшләрдә дә катнашты. Әлегеләр белән без халыкара мәйданда күренеп алдык. Киләсе елда да дөньякүләм йөзү ярышлары белән тагын танылырбыз дип уйлыйм.

Мөселманнар тормышына күз салсак, хәзер Илдус Фәиз һәм Вәлиулла Ягъкуб белән булган хәлләрдән соң теләсә нинди вакыйга ул шундый төссез һәм әһәмиятсез шикелле тоела һәм без 2014 елда ниндидер кимчелекләр һәм чатаклыклар булган очракта да шулкадәр рәхәт яшәдек дип саныйм. Артык тыныч булды кебек тоела.

Шәхсән үземә килгәндә, мин "Сираҗи сүзе" исемле газетымны ачтым һәм яхшы гына тираж да җыеп өлгердем.

Рузилә Сафина, "Акчарлак" нәшрияты йорты җитәкчесе:

​– "Акчарлак" нәшрият йорты – ул бер "Акчарлак" газеты гына түгел, тагын дүрт-биш басма бар, шулай ук дини һәм дөньяви китаплар да чыгарабыз. 2014 елның иң истә калган вакыйгасы – татар, инглиз һәм рус телләрендә балалар өчен "Мавыктыргыч Татарстан" китабы дөнья күрү булды. Без аны Универсиадага дип әзерләгән идек, әмма өлгертә алмадык.

Рузилә Сафина

Рузилә Сафина

Татарстан президенты бу китапны, 43 мең тиражны, беренче сыйныф укучыларына бүләк итеп таратты. Бу китап чыгу минем өчен, әни кеше буларак та, җитәкче буларак та бик зур мөһим вакыйга булды, чөнки аны кызыбыз Әдилә эшләде. Ул КФУның юридик факультетын бетереп Петербурга китап нәшрияты белгечлегенә укырга кергән иде, бу китапны чыгару өчен укуын бер елга туктатып торды.

Хәзер уңай әйбер бик тиз онытыла, кыенлык хәтергә күбрәк уелып кала. Габделфәт тә, мин дә гомер уртасындагы кешеләр. Кушылып гомер итә башлагач та, һәм шулай ук долларга бәйле хәлләрне искә алсак та, кыенлыклар һәм авыр вакытлар күп булды. Узган елда икътисадка кагылган вакыйгалар халык тормышына күбрәк тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Ел тәмамланганда халык арасында ыгы-зыгы да туды. Бу исә ватанпәрвәрлек хисләрен дә уятты.

Бәя арту укучыга тәэсир итмәде

2014 ел матбугатка бәя үсү белән дә истә калды. Без үзебезнең газет бәясен соңгы ярты еллыкта кисәк кенә 100 сумга арттырдык. Бу почта хезмәтенең бәясе үсү белән бәйле иде. Башта язылырлармы дип куркып та калган идек, әмма бәя арту укучыларга тәэсир итмәде. Тиражыбыз узган елгы кебек үк дип әйтергә була, аерма бер мең тирәсе генә булыр. 2015 елда гомум тираж 31 мең тирәсе булыр дип торабыз.

Бюджеттан финанслана торган һәм мөстәкыйль газетларны күзәткәндә, шәхси газетларның тиражлары төште дип әйтмәс идем. Минем бюджеттагыларның ничек эшләве турында әйтәсем килми, безнекеләр бит алар гел халык арасында, моның да уңай йогынтысы бардыр. Һәрбер шәхси газетның башында барыбер халык яраткан кеше тора. Мин бөтенесен дә санап тормыйм. Безнең очракка килгәндә, Габделфәтнең тамашачылары, үз итүчеләре бөтен Русиядә 30-40 мең генә дә түгел. Бу беренче сәбәп булса, икенчедән, әгәр дә син яхшы газета чыгармыйсың икән, халык мәнфәгатьләрен кайгыртмыйсың икән, кеше исеме белән генә укучы җыеп булмый.

Илфат Фәйзрахманов, "Безнең гәҗит" нәшире:

Илфат Фәйзрахманов

Илфат Фәйзрахманов

– Мин һәр елны да өметләр белән каршылыйм, әмма артык нәфесле булуым аркасындамы, алар акланып бетми. Менә 2014 ел да мин теләгәнчә барып чыкмады. Бары тик 2013 ел гына, Казан һава аланында очкыч казасын санамаганда, ничектер тынычрак үткән кебек тоелды. 2014 елда да, 2013 елдагы мөфтият тирәсендә оештырылган театр кебек, мөселманнарны ниндидер сәбәпләр табып, чиркәүләр яндыруда гаепләп, махсус оештырылган шикле һәм ышандырмый торган хәлләр белән истә калды.

Яңа ел алдыннан гына 1552 елда Казанны яулап алган Явыз Иван баскынчылары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә кемнәрдер, вандаллык эшләп киткән, ниндидер язулар язганнар. Бу хәл дә махсус оештырылмады микән дип уйлыйм, чөнки мөселманнарны эзәрлекләргә шундый сәбәпләр кирәк булып тора. Менә шундый әйберләр оештырып, бу милли хәрәкәт активистларын да эзәрлекләргә, юкка чыгарырга, бетерергә тырышу булырга мөмкин.

Икътисади яктан да 2014 ел 2008 еллар кебек бик авыр ел булып тарихка кереп калачак, әле аның шаукымы дәвам итәчәк. Чөнки илдә "КырымНаш", "Кырым безнеке булганга – без бик бәхетле", "Украинада хәзер мәхшәр" дигән сүзләргә үзебезнең илебез һәм ватаныбыз өчен дөнья җәмәгатьчелеге алдында ояла башладым. "КырымНаш" дип шау куптарган халык инде бүген төптә нәрсә ятканны аңлый башлады кебек, чөнки кибетләрдә бәяләр үсә, рубль мәтәлеп үз кыйммәтен юкка чыгарып бара. Әмма гади халыкның күпчелеге боларның нилектән килеп чыкканын, чын асылын аңлап та бетерми.

Мин инде күптән телевизор карый алмыйм, үземә кирәк мәгълүматны бары тик интернеттан гына табам. Тора-бара сүз иреге дә кысылырга мөмкин. Хәзер аны авызлыклау өчен төрле чаралар күрелә. Дөрес, хак мәгълүматны интернеттан табу да киләчәктә кыенлашырга мөмкин. Без торган саен Төньяк Кореяга якыная барабыз. 2015 елга да ниндидер өметләр белән керәсең, әмма ниндидер уңай үзгәрешләр булыр дип өметләнмим.

Раиф Усманов, "Ирек мәйданы" нәшире:

Раиф Усманов

Раиф Усманов

​– 2014 елда почтаның бәяләрне кисәк күтәреп куюы көтелмәгән хәл булды. Болай да соңгы елларда тиражлар кими иде. Бу татар матбугатына гына кагылмый, мондый күренеш, гомумән, басма матбугатка хас. Әле урыслар белән чагыштырганда татар матбугатының хәле яхшырак та, чөнки урысларда коточкыч көндәшлек, әле интернетта да ярышалар. Татар телле сайтлар әле тулы көченә эшләми, монсы безгә плюс.

Оператив хәбәрләр, яңалыкны, кирәкле мәгълүматны газеттан туган телдә укырга күнеккән катлам бар. Почтаның укучыга газетны җиткерү хезмәте ике тапкырга кыйммәтләнде. 32 битле, төсле булып чыккан "Ирек мәйданы"на язылу моңа кадәр 345 сум тора иде, яртыеллыкка язылу бәясен 100 сумга арттырырга туры килде. Газетның бит санын арттырган чаклар бар иде, чыгу ешлыгын да үзгәрткән булды, әмма бәяләрне әкренләп, аз-азлап кына арттыра идек. Газет зыянга эшләсә дә бәясен арттырмаска тырыштык, әмма бу юлы башка чарабыз калмады, ризалашырга туры килде. Бу – зур җитешсезлек.

Башкалар тиражлар кимеде дип зарланса, үзебездә аны сизмибез, узган ел да шул тирә иде, әле дә. Рәсми саннар матбугатка язылу 37 проценка кимеде дип әйтә. Күсәк башы беренче чиратта атнасына берничә тапкыр чыккан газетларга төште.

Тарихка күз салсак, "Татарстан яшьләре" гомер буена атнасына өч тапкыр чыгып килде, укучылар да аңа ияләнгән иде. 1998 елдагы дефолт вакытында, анда эшләп йөргән чагым. Икътисади кризис сәбәпле язгы язылу бәясе кисәк кенә артты – 30 сумнан 60 сумга әйләнде. Ул вакытта да газета чыгу ешлыгын киметмәде, хәзер исә атнасына бер тапкыр гына басылачак. Тотып торган ике газет кала: "Ватаным Татарстан" белән "Шәһри Казан". Газет барыбер өйгә берничә тапкыр килергә, мәгълүмат вакытында барып җитү мөһим әйбер, шуңа күрә газет укучысы белән даими аралашырга тиеш.

Оренбур, Ектеринбур, Пермьгә дә татарча газет чыгарырга исәбебез бар

2014 ел безнең өчен Башкортстанда да чыга башлаубыз белән дә истә кала. Дөрес, без болай да күрше республикада таралдык, "Ирек мәйданы"н 600-700 кеше алдыра иде. Анда миллион ярым татар яши, шунда газет чыгарырга дип гел хыялланып йөрдем. Татарстанда чыккан газет Башкортстанга бер атнага соңарып килә, ул уңайсыз иде, мәгълүмат искерә бит.

1 июльдән Башкортстанда каталогка "Манзара"ны теркәдек. Без Татарстанда 32 бит булып чыгабыз, аның 16 битен аерып алып Уфада бастыра башладык. Көнендә диярлек тарала. Тиражлар белән әлегә мактанырлык түгел, башта 280 кеше язылды, бу яртыелыкка 1200 укучыбыз булды. Бу күп түгел, эшлисе дә эшлисе әле. Башкортстан яңалыкларын биреп барырга, газетны төсле итәргә, битләрен дә арттырырга җыенабыз.

Татар газеталары арасында безнең "Ирек мәйданы" читтә таралучы иң зур тираж дип әйтергә мөмкин. Казанда кемдер өч мең тираж белән газет чыгара, ә безне читтә генә өч мең кеше укый булып чыга. Оренбур, Ектеринбур, Пермьне дә берләштереп, аларга да кызыклы газетлар чыгару теләге бар. Татарлар бит Татастанда гына түгел, алар да үз телендә чыккан кызыклы файдалы басманы укырга тиеш дип саныйм мин.

Бүген татар газеталары үз казанында кайный. Бу безнең кимчелек. Без язганны башкалар укымый. Мәрхүм Туфан Миңнуллинның сүзләре истә калган. Шәп, талантлы язучы, бер юк кына күренештән зур фәлсәфә чыгара белә, дия иде ул. Аның "Кызыл тышлы дәфтәр"ендәге язмалары тәрҗемәдә "Звезда Поволжья"да чыга башлаган иде. Татарча гомердә укымаган кешеләр "Кара әле, Туфан Абдуллович, кызык әйберләр язасыз икән бит!" дип шаккаткан. Без дә шул юл белән барырга булдык, газетта уңышлы чыккан язмаларны урысчага тәрҗемә итеп басабыз. Шәп татар табиблары бар. Дару үләннәрен җыеп дәвалаучылар күпме. Бакчачылар арасында Франс Хәлилов, Фарсель Зыятдинов та бар. Аларның киңәшләре башкаларга да кызык бит. Татарлар арасында уңышлы кәсепчеләр бар, эшләре дә алга бара, үзләре үрнәк кешеләр. Кызык, үзгә карашлы милләттәшләрне ник башкаларга да танытмаска? Урысчага тәрҗемә итеп тә газет чыгара башладык.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG