Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 гыйнварда Хәмитов президенттан башлыкка әйләнә


Рөстәм Хәмитов
Рөстәм Хәмитов

25 декабрь Башкортстанның Дәүләт җыены-Корылтай "Республика башлыгы" турында канун өлгесен кабул итте. 1 гыйнвардан Башкортстанда президент түгел, ә башлык идарә итәчәк. Республикалар арасында президент атамасы Татарстанда гына кала.

Киләсе ел башыннан Башкортстанда президент атамасы бетерелә. 25 декабрьдә республиканың Дәүләт җыены-Корылтай депутатлары "Республика башлыгы" турында канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул итте. 1 гыйнвардан Рөстәм Хәмитов президент түгел, ә башлык дип аталачак.

Шулай итеп, республикалар арасында президент атамасы Татарстанда гына кала.

Башкортстан корылтаенда каралган канун өлгесендә шулай ук республика җитәкчесен сайлау тәртибен, ант китерү текстын, вәкаләтләрне вакытыннан алда туктату, эштән киткәч статус бирү тәртибе дә каралган.

Ял итү урынына бару һәм кайту бәясе республика башлыгы өчен генә түгел, ә хатыны өчен дә түләнәчәк. Җитәкче һәм аның гаилә әгъзаларына бушлай медицина хезмәте һәм шифаханәдә дәвалау каралган. Барлык чыгымнар да республика казнасы хисабына түләнеләчәк.

Башкорстан башлыгы эштән киткәннән соң аңа бер тапкыр еллык хезмәт хакы күләмендә акча каралган, ә пенсия яшенә җиткәч ул хезмәт хакының 80 процентына дәгъва итә ала.

Татарстан тагын бер елга президентлы булып кала

Моннан биш елек 2015 елга Русиядә бер генә президент калырга тиеш дигән канун кабул ителгән иде. Башка төбәкләрдән кала бер Татарстан бу канунны тормышка ашырырга ашыкмады. Быелның июлендә депутатлар җәйге ялга таралышыр алдыннан Татарстан Дәүләт шурасы канунилык һәм хокук тәртибе комитеты башлыгы Шакир Яһудин республика Конституциясенә Татарстан президенты атамасына бәйле үзгәрешләр инде быелның көзендә кертеләчәк, дигән иде.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика президенты атамасын үзгәртү турында тагын бер кат Мәскәү белән сөйләшергә кирәк дип әйтте. Татар яшьләре 2012 һәм быелгы корылтайда президент атамасын саклап калуны якларга чакырган белдерү кабул итте. Август аенда "Селигерда" Казан егете Тимур Вишневский Путинга бу хакта сорау биргәч, Русия президенты бу мәcьәләне төбәкләр үзләре хәл итәргә тиеш дигән сүзләр әйтте.

Күрәсең, бу сүзләрнең тәэсире булды һәм Думаның Конституция комитеты рәисе Владимир Плигин һәм әлеге комитет әгъзасы Владимир Поневежский президент дип аталуларын 2016 елның гыйнварына кадәр озайту турында тәкъдим белән чыкты һәм аны депутатлар хуплады.

Әлеге хәлдән соң, бәлкем Башкортстанда да президент атамасы калыр диелсә дә, корылтай моны күрәсең кирәк санамады.

Татарстанга кайтып, узган атна президент Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашу вакытында президент атамасы турында сорауга җавап биреп, "шәхсән минем президент атамасына мөнәсәбәтем начар түгел, ләкин федераль канун бар", дигән җавабы белән киләчәктә Татарстанның да президент атамасыннан ваз кичү ихтималын таныды.

XS
SM
MD
LG