Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:03

"Төрки яшьләр корылтаенда татар проблемнарын күтәрдек"


10-14 декабрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Бөтендөнья төрки яшьләр корылтае үтте. Унбер кешелек делегация булып катнашкан Татарстан яшьләре корылтайда татар халкының милли проблемнарын күтәргән һәм төрле тәкъдимнәр белән чыккан.

Быел 16нчы тапкыр оештырылган Төрки яшьләр корылтаена Татарстанны Азатлык татар яшьләре берлеге егетләре һәм Идел яшьләр үзәге егет-кызлары вәкиллек иткән.

Беренче тапкыр 1992 елда Азатлык татар яшьләре берлеге тарафыннан Татарстанда оештырылган бу корылтай соңгы елларда ике елга бер мәртәбә уздырыла башлаган. Аның быелгысында 25 илдән, 130дан артык делегат катнашкан һәм төрки дөньяга кагылышлы милли проблемнар хакында фикер алышкан.

Бу корылтайда катнашкан Татарстаннан Азатлык татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин җыенда татар халкының милли проблемнарын күтәрергә тырыштык, төрки дөньяга кагылышлы тәкъдимнәр белән чыктык ди.

"Төгәлрәк әйткәндә, мин корылтайда ясаган чыгышымда Татарстанда татар мәктәпләренең ябылуы, милли университетларның булмавы, татар телевидение каналларының аз булуы турында сөйләдем. Шулай ук татар милли хәрәкәте, Татарстан президенты атамасы өчен алып барылган көрәшебез турында белдердем. Кырымтатарларга теләктәшлек күрсәтеп Казанда үткәрелгән митинг һәм пикетлар турында мәгълүмат бирдек. Аеруча Башкортостан татарларының хәле һәм аларның проблемнарын, андагы татарларның өченче сортлы милләткә әйләнүен дә күтәрдек", дип белдерде ул.

Наил Нәбиуллин сүзләренчә, корылтайда Азатлык оешмасы күп кенә тәкъдимнәр белән чыккан.

Истанбул җыенында катнашкан Татарстан делегациясе

Истанбул җыенында катнашкан Татарстан делегациясе

"Без Татарстанның президент атамасын яклап корылтайдан мөрәҗәгать җибәрүне сорадык һәм бу тәкъдим кабул ителде. Озакламый бу мөрәҗәгать халыкара төрки яшьләр оешмасы тарафыннан тиешле урыннарга җибәрелергә тиеш. Шулай ук Фәүзия Бәйрәмованы яклау мөрәҗәгатен дә кабул иттердек. Ул да озакламый Русия һәм Татарстан хөкүмәтенә җибәреләчәк.

Бу тәкъдимнәр арасында иң бөекләреннән берсе исә, Русиядә төрки халыкларның хокукларын яклау үзәген төзү тәкъдиме иде. Безнең бу тәкъдимгә сахалар да, карачайлар да теләктәшлек күрсәтте һәм бүгенге көндә мондый үзәкне Казан һәм "Азатлык" оешмасы нигезендә төзеп, без төрки халыкларның хокукларын яклау белән шөгыльләнәчәкбез.

Шулай ук иң кызыклы һәм мөһим тәкъдимнәребезнең берсе, без халыкара төрки яшьләр берлеге исеменнән 2015 елны Гаяз Исхакый елы дип игълан итүне тәкъдим иттек. Без моның белән Гаяз Исхакыйны татар дөньясында гына түгел, төрки дөньяда да күтәрергә телибез.

Әйтик, Төркиядә Ататөрекне бик сөяләр, аны яраталар. Ул бөтен җирдә. Татарның да Ататөрек кебек бөек шәхесе бар. Ул - Гаяз Исхакый. Татарстанда аны күбрәк язучы буларак кына танытырга тырышалар. Әмма ул язучы гына түгел. Ул безнең лидерыбыз, юлбашчыбыз. Без аның эшләрен дәвам итәргә тиеш. Аның максатларын, аның омтылышларын, аның хыялларын без халкыбызга җиткерергә, кайтарырга тиешбез. Һәм шуңа күрә дә без 2015 елны төрки дөньяда Гаяз Исхакый елы булсын дигән тәкъдим белән чыктык һәм Аллага шөкер, ул тәкъдим кабул ителде", дип белдерде Наил Нәбиуллин .

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG