Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барак Обама Әфганстанда хәрби миссиянең төгәлләнүен әйтте


АКШ президенты Барак Обама Әфганстанда ун елда артык дәвам иткән хәрби миссиянең тәмамлануын белдерде һәм анда катнашкан американ хәрбиләренең каһарманлыгын югары бәяләде.

25 декабрьдә Һавайядагы хәрби базада чыгыш ясап Обама американ хәрбиләренең үз эшенә тугрылыклы булуы һәм корбаннар хисабы ярдәмендә 2001 елның 11 сентябрендәге терактыннан соң дөньяның иминрәккә әйләнүен әйтте.

Аның сүзләренчә, әлеге хәрби кампания әфганнарга үз илләрен торгызуга мөмкинлек биргән. Обама АКШның иминрәккә әйләнүен һәм Әфганстанның инде башка терактлар чыганагы булмаячагын белдерде.

2014 ел азагына АКШ һәм НАТО Әфганстаннан үзләренең күпчелек хәрбиләрен чыгара. Киләсе ел башына анда 13 мең ярым чит ил хәрбие калачак. Алар әфган иминлек көчләрен әзерләячәк һәм сугышчыларга каршы хәрби чараларда катнашачак.

XS
SM
MD
LG