Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сепаратистлар Украина дәүләт ширкәтләрен үз карамагына күчерүен белдерә


Украина дәүләт милке саналган Донбасс ширкәтләрен үзбилгеләнгән "Донецки халык республикасы" үз контроленә күчерә. Бу хакта үзбилгеләнгән республиканың башлыгы Александр Захарченко белдерде. Әлеге ике атна элек кенә ул бу мөмкинлекне кире каккан иде.

Украина хакимиятенә өлешчә караган ширкәтләрне исәпкә алганда, үзбилгеләнгән "Донецки халык республикасы" анда "бизнес партнер" буларак катнашырга әзер. Хосусый ширкәтләргә килгәндә, Захарченко фикеренчә, һәрбер очракны истә тотып үтә дә игътибарлы булырга кирәк.

Захарченко республика гривна акчасында калырга тиеш дип саный. Шул ук вакытта ул барысы да Киевтан һәм Минскида уза торган сөйләшүләр нәтиҗәсеннән торуын әйтте. Әгәр сөйләшүләр барып чыкмаса, "Донецки халык республикасы" үз акчасын кертәчәген кире какмады.

Бу инде ширкәтләрне "республиканыкы" итү турында беренче генә белдерү түгел. Олигарх Ринат Әхмәтовның Донбасс халык республикаларында бәйсезлек игълан итүгә протест йөзеннән каршылык чарасы уздырырга чакыруыннан соң, май аенда мондый белдерү инде яңгыраган иде.

Соңрак сепаратист лидерларның берсе Павел Губарев үзбилгеләнгән "Донецки халык республикасы"на салым түләмәүче һәм үз акцияләренең бер өлегешен бирмәгән ширкәтләрнең "республика карамагына" алыначагын әйтте.

XS
SM
MD
LG