Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:38

Азатлык та "Русиядә бер генә мөфти була аламы" дигән язманы укыгач, бу мәңге бетмәс тема дип уйлап куйдым. Ике дистә ел мөселман җәмәгатьчелеге шул бер мөфти булдыру мәсьәләсен әледән-әле күтәреп килә бит. Ә мөфти һаман сайланмый, киресенчә алар арта гына бара. Мәсьәләдә нидә соң?

Бу сорауга җавапны Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин биргән инде: "Ислам дине бер генә структура булырга тиешме дигән сорау куйсак, тәгълиматларда андый күрсәтмә юк", дигән ул. Шулай ук хөрмәтле галимебез тарихи ягын да өлешчә ачып салган. Ягъни, Русиядә элек тә бер генә мөфти булмаганлыгын әйткән. Алайса бит, үлгән сыер сөтлерәк иде дигәндәй, без гел элек булганны камиллекнең соңгы дәрәҗәсе диеп ышана башладык. Бигрәк тә иҗтимагый мәсьәләләрдә Русиянең 1917 елга кадәр чорын алтын чор дип ышандырырга тырышучылар да шактый.

Чынлыкта, мөфтият тарихы шактый катлаулы. XVIII гасырларда Әби патшаның мөселманнарга карата йомшак сәясәт нәтиҗәсендә фәрман белән оештырылган мөфтиятнең барлыкка килү сәбәпләрен дә төгәл аңлатучы юк. Ә алар шактый бит. Шуларның берсе – татар җәмгыятенең ул чорда бер баскычтан икенче баскычка күчүе. Дәүләтчелекләр кулдан киткәч, татарлар көч, корал белән гел баш күтәреп торалар һәм ул ике гасырдан артык бара. Әби патшаның йомшак сәясәте аркасында, империя белән мөселманнар арасында арадашчы структура, институт, ягъни мөфтият булдырыла, шулай итеп, мөселманнар рәсми рәвештә таныла. Бу милли җәмгыятнең икенче, тыныч чорга күчүе була.

Гомумән, бер мөфти һәм бердәм мөфтиятләр тарихын өч этапка бүлеп карарга кирәк. Берсе аның шартлы рәвештә Русия империясе чоры: бу вакытта мөфтият Русия империясе эчке эшләр министрлыгының бер структурасы булып тора. Икенче чор – ул 1917 елгы инкыйлаб. Бу вакытта мөфтият милләт алдында легальләшә. Ягъни, ул Милләт мәҗлесе карары белән милли институтка әйләнә. Билгеле булганча, ул чорда Милләт мәҗлесе өч министрлык булдыра: мал-финанс нәзарәте, мәгариф һәм диния нәзарәтләре. Моңа кадәр мөфтият булып торган дәүләт структурасы (моңа кадәр муллаларга указлар дәүләт исеменнән бирелгән) милли идарәнең бер өлеше булып китә һәм мөфти сайлана. Беренче сайланган мөфти Галимҗан Баруди була. Өченче чор инде совет чоры. Монысы элеккеге чор калдыклары, инерциясе белән яшәгән дини идарә чоры. Советлардан соңгы чор исә аерым саналырга тиеш. Әмма, мантыйк ягыннан, Әби патша заманында оештырылган мөфтияткә бүген бер генә мөфтият тә, мин аның дәвамчысы дип дәгъва белдерә алмый. Чөнки, патша чоры ул аерым структура, инкыйлаб чоры аерым, совет чоры аерым. Бүгенге чынбарлык исә бөтенләй башка. Кайбер бүгенге мөфтиятләрнең Әби патша мөфтияте мирасына дәгъвә белдерүе – ул көлке генә.

Әмма, татарларның Әби патша чорында төзелгән бер мөфтият белән ул чорда ук канәгать булмау очракларын тарихчылар никтер сирәк искә ала.

Эш шунда ки, Әби патша указы белән билгеләнгән беренче мөфти Мөхәммәдҗан Хөсәенов чорында ук татарлар арасында губерния саен аерым мөфтиятләр оештыру омтылышы була. Бигрәк тә бу өлкәдә мишәрләр яшәгән төбәкләр омтылыш ясап карый.

Заманында Казан артында танылган, соңрак мишәрләр арасында дан-шөһрәт казанган Хәбибулла Ишан Оруви 1802-1803 елларда Сарытау губерниясенә китеп, шуннан торып Казан, Сембер, Сарытау, Пенза губернияләрендә аерым-аерым мөфтиятләр ачарга кирәк дип ачыктан-ачык эш башлый. 1804 елда ул Петербурга барып, фикерен патша хакимиятенә дә җиткерә. Шул ук елны танылган ишанның бу идеясен Сарытау губернаторы да яклап чыга. Халык арасында да бу фикер хуплау таба. Соңрак, Казандагы татар байлары һәм кайбер мөселман голәмасы да Казанда аерым мөфтият оештыруны күтәреп чыга.

Ишанның яңа мөфтиятләр төзү идеясе Уфа мөфтие тарафыннан җавапсыз калмый. Моңа кадәр дә Мөхәммәтҗан мөфти белән бик тыныч ук тормаган Хәбибулла ишанга карата яла ягыла. Дәүләт органнары моны тикшергәч, Мөхәммәтҗан мөфтигә Казан губернаторы кисәтү дә ясый.

Хәбибулла ишанның яңа мөфтиятләр төзү идеясе тормышка ашмаса да (ул патша күрсәтмәсе белән туган авылына яңадан имам итеп билгеләнә), бу тарихи фактлар татар-мөселман җәмгыятендә бердәнбер мөфтият һәм бердәнбер мөфти идеясе бик үк кабул ителеп бетмәгәнлекне күрсәтә.

Инде алда әйтелгәнчә, 1917 елда, ирек җилләре исә башлау белән үк, мәхәлләләргә нигезләнгән Диния нәзарәте барлыкка килә, мөселманнар үзләре мөфти сайлый. Әлбәттә болар барсы да көрәшсез генә бирелми. Ә совет чоры исә бөтенләй башка тарих.

Инде бүгенгегә килгәндә, соңгы егерме елда, татар-мөселманнарның иҗтимагый хәрәкәте өчен тарихта иң ирекле чор булды. Әйе, дистәләгән мөфтиятләр барлыкка килде. Дөрес, алар мәхәллә системасына нигезләнгән түгел, ә иҗтимагый оешмалар булып туа торды. Ягъни, тарихтагы милли идарә чорын күз алдында тоткан идарәләр булмады алар. Ничек кенә булмасын, мөфтиләр ничек кенә үзара талашмасын, бәхәсләшмәсен, бу барыбер үсеш чоры булды. Хәзер аларны, патша чорындагы кебек ярым дәүләти структурага әйләндерергә маташу бернинди яхшылыкка да китермәячәк. Чөнки, өммәт тормышы мөфтиятләрдә түгел, ә мәхәллә һәм мәктәпләрдә хәл ителә.

Ә инде татар мөфтиятен төзү идеясе (Казанда булсынмы, Болгарда булсынмы) ул, әлбәттә, матур хыял. Ләкин ул тормышка ашсын һәм иҗтимагый үзидарә дәрәҗәсенә җитсен һәм татар мөфтие сайлансын өчен мәхәллә тормышы чынлап торып аякка басарга тиеш. Ә монысы бөтенләй башка мәсьәлә.

Камил Рәхимов

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG