Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:07

Декабрь башында Мәскәүдә ил һәм халыкара югарылыкта булып үткән чибәрләр һәм мода бәйгеләрендә Төмән өлкәсеннән катнашкан Алисә Арангулова һәм Эллина Сәитова сынатмадылар.

Алисә илнең төрле төбәгендә җыелган 20 кыз арасында “Биюче кыз” номинациясендә җиңүче дип табылды. Бу бәйгегә Алисә өчен җан атарга “Себер йолдызы” бәйгесе җитәкчесе Лилия Кәримова да барды. “Бөтенрусия күләмендә “Татар кызы” фестивале беренче мәртәбә үткәрелде.

Алисә Арангулова

Алисә Арангулова

Өлкәбезне үзебезнең чибәребез – “Себер йолдызы - 2010” бәйгесендә икенче урын яулаган Алисә Арангулова лаеклы тәкъдим итте. Әлбәттә, бәйгедә катнашкан һәркемнең дә үз фикере бар булыр. Төмәндә 7 ел оештырып килгән “Себер йолдызы” проектын әзерләүдә актив катнашучы буларак, безнең үзебезнең карашыбыз булды. Залдан Алисәне горурланып карап утырдык. Чөнки без бәйгегә әзерлек чорында татар телен дә, динне дә, үзләрен сәхнәдә тотарга, матур йөрергә, татарча биергә өйрәтәбез. Алисә шушы алган белемнәр нәтиҗәсендә тупланган тәҗрибә белән бәйгедә бик матур итеп күрсәтте һәм башкалардан аерылып торды. Әзерлек барышында, монда себер татарлары турында бөтенләй белмиләр, дип шалтырата иде ул.

Концерт програмында бик күп йолдызлар катнашты, ләкин кызларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирмәүләре, аларның өч чыгышы гына булуы ошамады. Монда жюри әгъзалары ничек бәя биреп сайлап алгандыр, үзебез дә аңламый калдык. Беренче чыгышта аларны, махсус тектергән себер татар кызы киемен дә яхшы күрә алмадык. Кызлар үзләре турында сөйләмәделәр дә, алар белән сәхнә артыннан рус телендә алып баручы таныштырып торды. Татар телен белү дәрәҗәләрен сигез юл шигырь сөйләүдә генә бәяләргә була иде. Ләкин беренче бәйге булганга, оештыручылар барысын да уйлап та бетерә алмаганнардыр. Тик менә бәйге алдыннан ике атна эчендә кызлар бик күп җирләрдә булырга өлгерүләре матур булды.

Алисә чыгыш ясый

Алисә чыгыш ясый

Бәйге - өлкәбездәге “Себер йолдызы”нда катнашучылар өчен зур кызыксындыру чарасы. Түгелгән вакытыбыз, көчебез тиккә түгел икән, безнең бәйгеләрдә катнашкан кыз һәм егетләр нинди генә ярышларда көч сынашсалар да, үзләрен лаеклы рәвештә тотачаклар, дип шатландык. Бәлки “Татар кызы”ның президенты Стелла Халикова-Бурундукованы да үзебезнең бәйгегә чакырырбыз”, - дип сөйләде Лилия Кәримова.

- Фестивальгә кадәр әзерлек чорындагы кызыклы ике атна сизелми дә үтеп китте. Бик күп очрашулар, экскурсияләр булды. Финалда илнең төп яучысы Роза Сябитова мине үзе алып баручыларның берсе булган "Давай, поженимся" тапшыруына чакырды. Аның өчен татар кызы – ул яхшы хатын. Тапшыру гыйнвар аенда төшерелергә тиеш иде. Ләкин мин анда бармаска уйладым. Мин катнашырга теләгән тапшыру түгел ул, - дип белдерде Алисә үзе.

Сәкинә Арангулова белән Сәет Тузмөхәммәтов бүләк тапшыралар

Сәкинә Арангулова белән Сәет Тузмөхәммәтов бүләк тапшыралар

- Без сәхнәдә оештыручыларга өлкә хакимиятенең, ә бәйрәмнең хуҗабикәсенә Алисәнең әбисе Сәкинә Арангулова һәм әтисе Хөсәен мамонт тешенә “Төмән өлкәсе татарларыннан” дип язган истәлекле бүләкләр тапшырдык.

Бер атнадан соң Эллина Сәитова кызлар белән үзенең коллекцияләрен күрсәтергә китте. Бәйгедә кызларның катнашуында матди яктан ярдәм иткән өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйровка чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз. Коллекцияне күрсәткәндә дә Фәгыйль Кәримовның “Себер йолдызы”на әзерләгән музыкасы бик урынлы булып чыкты. Үзебезнең бәйгедә катнашучы кызларның зур уңышларга ирешүенә бик шатмын, - диде Лилия Кәримова сүзен тәмалап.

Ә инде “Этно-эрато” югары моданың Евразия бәйгесендә Эллина Сәитова өлкәбез данын уңышлы яклап өченче дәрәҗәдәге диплом алып кайтты. Шул уңайдан, аның белән матбугат чаралары вәкилләре очраштылар.

Эллина - Төмән шәһәрендә туып-үскән кыз, укуда гел аерылып тора. Тәрҗемәче һәм геофизик белгечлекләренә укып чыгып, бүгенге көндә эшли. Ә дизайнерлык эше – аның буш вакытында яраткан шөгыле генә.

Эллина коллекциядәге киемнәрне күрсәткән кызлар белән

Эллина коллекциядәге киемнәрне күрсәткән кызлар белән

- Кул эшләренә мәхәббәт миңа әнидән күчкәндер. Ул бар эшне дә белә. Аның ярдәмендә тегәргә, бәйләргә һәм башка һөнәрләргә өйрәндем. Ә иң беренче җитди иҗат эшем Төмән нефтегаз университетының 1 курсында укыганда туды. Мин традицион булмаган мода театрына йөрдем, 5-6 елга 12 коллекциянең бер-икесе генә беренче урын алмагандыр. Студиядә өченче курстан мин җитәкчелек иттем, “Себер йолдызы” бәйгесендә үземнең милли темага әзерләнгән кием үрнәкләрен күрсәттем, ә соңыннанрак “Русский силуэт” яшь дизайнерлар бәйгесендә икенче урын алдык.

Аннан соң берникадәр тукталып торды бу эшләрем. Менә быел Лилия Кәримовадан тәкъдим ишетүгә, мин тиз арада ризалык биреп, күлмәкләрне әзерли дә башладым. Бергәләшеп элекке себер татарлары киемнәрен карап, эзләнеп, биш кием әзерләдем.

Мәскәүгә биш кыз - “Себер йолдызлары” белән киттем. Без “Заманча киемдә милли чагылыш” номинациясендә “Себер карлыгачлары” кием коллекциясе белән чыгыш ясадык. Ә баш киеме итеп себер татарларының милли баш киеме – сарауцны алдык. Бизәнү әйберләре белән дә тулыландырдык.

Ун чит ил һәм төбәкләрдән килгән катнашучылардан безнең номинациядә 46 кеше үз эшләрен күрсәтте. Жюри безнең эшләрдән канәгать калды. Тагын да киңәйтергә тәкъдим ясады. Мине Русиянең дизайнерлар шурасына чакырдылар, киләсе бәйгеләрдә катнашуымны теләделәр.

Русия һәм чит илләрдән килгән 300ләгән дизайнер арасында иҗатының шундый уңышка ирешүе Эллина Сәитованы тагын да зуррак идеяләргә этәрә. Ул инде Мәскәүдә үтәчәк “Экзерсис” яшь дизайнерлар халыкара бәйгесендә катнашырга әзерләнә. Бу бәйгедә милли киемнең кыйммәтен, үзенчәлеген күрсәтергә кирәк булса, киләсендә аны кулланучы күңеленә хуш килерлек итеп тегү максатын куялар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG