Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ярдәм" вакыфы 2014 елга йомгак ясады


"Ярдәм" вакыфы 2014 елга йомгак ясады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:27 0:00

"Ярдәм" вакыфы 2014 елга йомгак ясады

25 декабрьдә Казанда "Ярдәм" ислам милли хәйрия вакыфы журналистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре белән 2014 елга нәтиҗә ясады. Әлеге очрашуда "Ярдәм" вакыфының ун еллыгы да билгеләнде.

Татар журналистлары фикеренчә, “Ярдәм” мәчете кыска вакыт эчендә Казанның матур тамгасына, брендына әйләнде. “Татмедиа” агентлыгы башлыгы киңәшчесе Римзил Вәлиев белдергәнчә, “Ярдәм” вакыфы аңга үтеп керә торган изгелек үзәгенә әверелде. Күрмәүчеләрнең актив булулары, акваланг белән су астына төшүләре, төрле мәҗлесләр, дини бәйрәмнәрне кызыклы үткәрүләре “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенең абруен тагын да артырган.

“Татар дөньясының берләшүе, бер-берсенә ярдәме зур җаваплылык аркылы гына булырга мөмкин. Җаваплылык тойган мәчетләр, мәхәлләләр татар дөньясының нигезе булып тора”, ди Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бүлек башлыгы мөдире Фәрит Уразаев. Ул конгрессның “Ярдәм” мәчете белән даими элемтәдә торуын әйтте, “Ярдәм”нең эшчәнлеге алдагы елда да уңышлы баруын теләде.

Әлеге очрашуда журналистлар һәм кунаклар өчен чәй табыны әзерләнгән иде, шунда ук “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге белән таныштыру экскурсиясе дә оештырылды.

Очрашуда 2015 елның 4 гыйнварында Теләче районының Иске Җөри авылында инвалид балалар йорты ачылу хакында да хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG