Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:23

Одессада шартлауда бер кеше һәлак булган


Шимбә иртәсендә, 4 сәгать 30 минутта Одессада Сегедская урамында көчле шартлауда бер кеше һәлак булган.

Беренчел тикшеренүләргә күрә, әлегә кем икәнлеге билгез берәү шартлаткыч күчергән вакытта әлеге хәл килеп чыккан. Украина эчке эшләр министрлыгының Одесса өлкәсендәге идарәсенең матбугат хезмәте башлыгы Владимир Шаблиенко сүзләренчә, бу кеше шартлаткыч белән бергә булган.

Одесса мәгълүмат чаралары шартлаудан якындагы йортларның тәрәзәләре коелып төшүне, шартлау тавышы шәһәрнең бөтен җирендә ишетелгәнне хәбәр итә.

10 декабрьдә Одессадагы бизнес-үзәктә шартлау булды. Соңрак милиция бу хәлне террор гамәле дип белдерде.

XS
SM
MD
LG