Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Навальныйга теләктәшлек белдереп һәм каршы пикетлар үтте


Навальныйга теләктәшлек пикеты. 27 декабрь 2014
Навальныйга теләктәшлек пикеты. 27 декабрь 2014

Казанның Бауман урамында Алексей Навальныйга теләктәшлек белдереп пикет узды. Бу чарада 35 кеше катнашты.

Русия хакимиятләренең Навальныйны һәм аның энесе Олегны төрмәгә ябарга җыенуга ротест белдерүчеләрнең кулларында "Золымга һәм гадел булмаган мәкәмәләргә җитәр инде! Без барыбер утырмаячакбыз!", "Дәшми калуыбыз – җинаять, шуңа без монда! "Навальный – сәяси тоткын", "Навальныйга карата җинаять эше – безгә карата да җинаять эше" дип язылган шигарләр иде. Чарада катнашучылар "Популярная политика" газетын да таратты.

Чараны оештыручыларның берсе – Эльвира Дмитриева: "Алексей һәм аның энесе Олегка карата җинаять эше ачып аларны гаепләү сәясәтләштерелгән. Бу хәл митинглардан соң Алексей дәшмәсен өчен эшләнә. Нәкъ шуның өчен аны өй сагына утырттылар да инде", диде. Ул шулай ук Русиядә бөтен нәрсәнең дә өстән хәл ителгәнен әйтте.

Навальный яклылардан 50 метрлар тирәсе читтә берничә кеше зур шакмак урнаштырган иде. Алар бу шакмакның һәр ягына да берничә сәясәтче турында, янәсе, мәгълүмат урнаштырган. Шакмакның һәр ягына да “Алдарга&Урларга” дип, Навальный һәм аның энесе белән бергә Русия думасының элекке депутаты Геннадий Гудков, хәзерге депутат Илья Пономарев һәм Навальныйның хезмәттәше Владимир Ашурков турында да язылган. Хакимиятләр белән килешенгән бу чарада өч кеше катнашкан. Оештыручысы Андрей Савенко үзләренең кайсы хәрәкәттән икәнен әйтмәгән. Бу хакта "Ирекле трибуна" хәбәр итә.

Русия күләмендә Навальныйны яклау чаралары мәхкәмә карары чыгачак көнне – 15 гыйнварда булачак.

19 декабрьдә Мәскәүнең Замоскорецки мәхкәмәсендә прокурор Алексей Навальныйны 10 елга, ә аның энесе Олегны сигез елга төрмәгә ябу карары чыгаруны сорады. "Ив Роше" ширкәте белән булган мутлыклары тулысынча дәлилләнде, дип белдерә гаепләүче.

Тикшерү белдерүенчә, бертуган Навальныйлар "Ив Роше Восток" ширкәтенең 30 миллионнан артык акчасын үзләштергән.

Навальныйларның тарафдарлары һәм адвокатлары бу эшне эзәрлекләү буларак бәяли һәм сәятләштерелгән дип белдерә. Навальный хәзер өй сагында, ә Олегка шәһәрдән чыгып йөрү тыелган. Мәхкәмә Навальныйның өй сагында калуын 15 февральгә кадәр озайтты, аңа хакимият оешмаларына һәм халыкара мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирелгән.

XS
SM
MD
LG