Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрында артист Габделфәрт Шәрәфиев белән хушлаштылар


Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләр академия театрында Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиев белән хушлаштылар. Артист 27 декабрьдә вафат була.

Артист "Әлдермештән Әлмәндәр"дә Мансур, "Кичер мине, әнкәй!"дә Миргаян, "Ахырзаман"да Базарбай, "Асылъяр"да Хөснулла, "Хан кызы Турандык"та Исмәгыйль, "Арбалы хатыннар"да Шәңгәрәй бай һәм башка рольләре белән тамашачы күңелендә.

Габделфәрт Әхәт улы 1951 елның 6 гыйнварында Кукмара районы Янил авылында туа. 1973 елда Ленинградта театр институтын тәмамлый һәм Камал театрында эшли башлый.

XS
SM
MD
LG