Accessibility links

АКШ һәм НАТО Әфганстанда хәрби миссиясен төгәлләде


Кабулда АКШ һәм НАТОның Әфганстанда хәрби миссиясе формаль яктан төгәлләнү уңаеннан тантана үтте. Әфганстанда Иминлеккә халыкара ярдәм көчләре ISAF җитәкчесе Джон Кэмпбелл ак-яшел әләмне алып аның урынына яңа миссиянең әләмен җәйде. Яңа миссия – илдә иминлек җаваплылыгын үз өстенә алган Әфганстанның көчләренә ярдәм итү булачак.

Яңа миссиядә 13,5 мең хәрби катнаша, аларның күпчелеге американнар. 2010 елда Әфганстанда АКШ һәм аның беректәшләренең 140 мең хәрбие бар иде.

2001 елның 11 сентябрендә Вашингтон һәм Нью-Йорктагы террор гамәләреннән соң "Талибан" режимы бәреп төшерелгәч, Иминлеккә халыкара ярдәм көчләренең хәрби операциясе башланды. 13 ел эчендә Әфганстанда 3,5 меңгә якын чит ил, шул исәптән 2224 АКШ хәрбие һәлак булды.

XS
SM
MD
LG