Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларның "дөрес" хәрәкәте оешты


"Кырым" хәрәкәтенең оештыру конференциясе
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:01 0:00

"Кырым" хәрәкәтенең оештыру конференциясе

27 декабрь Акмәчәттә кырымтатарларның "Кырым" дип аталган иҗтимагый хәрәкәтенең оештыру җыены узды. Оешманың рәисе итеп Кырым Дәүләт шурасы вице-спикеры, Мәҗлес әгъзасы Ремзи Ильясов сайланды.

Кырымтатар театрында узган әлеге чара кырымтатар халкы, “Кырым” хәрәкәтен оештыручыларының эшчәнлеге хакында фильмнан башланды. Русия, Кырым, кырымтатар гимннары яңгыраганнан соң “Кырым” хәрәкәтенең координаторы Ремзи Ильясов, Кырым мөфтие Эмирали Аблаев, Кырым хөкүмәте башы Сергей Аксенов, Кырым Дәүләт шурасы рәисе Владимир Константинов, Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Илмир Тимергалиев, Русия президентының Кырымдагы вәкиллеге хәзмәткәрләре чыгыш ясадылар.

Мөфти Эмирали Аблаев, Кырымда халыкны кайгырткан Мәҗлес, корылтай бар, Кырымда калган Мәҗлес әгъзаларыннан Мәҗлес рәисен сайларга кирәктер, диде. Үзе дә Мәҗлес әгъзасы булган Эмирали Аблаевның мондый чыгышы Мәҗлеснең хәзерге вакытта Киевта яшәргә мәҗбүр булган рәисе Рефат Чубаров өчен көтелмәгән тәкъдим булгандыр.

Кырым хакимияте вәкилләре чыгыш ясап, “Кырым” хәрәкәтен хуплаулары турында сөйләделәр. Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Илмир Тимергалиев Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров имзалаган котлау хатын укып ишеттерде.

“Кырым” хәрәкәтенең оештыру конференциясендә оешманың низамнамәсе расланды, рәис итеп Кырым Дәүләт шурасының вице-спикеры, Мәҗлес әгъзасы Ремзи Ильясов сайланды. Аның беренче урынбасары итеп Сак районы Мәҗлесе рәисе, президентның Кырымдагы вәкаләтханәсенең кырымтатар мәсьәләләре буенча киңәшчесе Эскендер Билялов, урынбасарлар итеп милләтләр эшләре буенча дәүләт комитетының рәисе Заур Смирнов, Бакчасарай район шурасының рәисе Рефат Дердаров сайландылар.

“Кырым” хәрәкәте кырымтатарларның мәсьәләләрен федераль, Кырым, урындагы хакимиятләр, төрле сәяси көчләр белән элемтә тотып хәл итәргә жыена.

Берүк вакытта яңа оешманың җитәкчәләре Мәҗлескә альтернатив булмаячагын да белдерәләр.

Кырым Дәүләт шурасы рәисе Владимир Константинов яңа оешма хакимиятнең бер өлеше булырга тиеш диде.

“Кырым” хәрәкәте үзенең эшен Кырым, Акъяр (Севастополь), Краснодар крае, Татарстан, Башкортстан, Ростов, Самар, Мәскәү, Петербурда җәелдерергә әзерләнә.

Кырымтатар халкы Мәҗлесенең яңа оешмага карата реакциясе әләгә билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG