Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия лицейларында гарәп имласы укытылачак


Төркиянең Эдирне мәчете дивары
Төркиянең Эдирне мәчете дивары

Төркия Милли мәгариф шурасының узган атнадагы утырышында белем бирү сыйфатын яхшырту, мәгарифтә идарәне камилләштерү, уку йортларында иминлек мәсьәләләре каралды. Шура утырышы өч көн Анталиядә дәвам итте.

Утырышта лицейларда (8-12 сыйныфлар) иске төрек телен һәм аның нигезен тәшкил иткән гарәп имласын фән буларак укыту турында карар кабул ителде. Чыгыш ясаучылар арасында әлеге карарны яклаучылар һәм каршы чыгучылар бар иде. Каршы чыгучылар гарәп имласын укытуны мәҗбүр итмәскә чакырды. Тавыш бирү юлы белән гарәп имласын укыту мәҗбүри җәдвәлгә кертелде.

Латин имласын Төркиядә 1928 елда динне дәүләттән аеру максаты белән Мостафа Ататөрк керткән иде.

XS
SM
MD
LG