Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея башлыгы турындагы җәнҗаллы фильм 15 млн доллар җыйды


"Интервью" фильмыннан күренеш
"Интервью" фильмыннан күренеш

Төньяк Корея җитәкчесенә һөҗүм турындагы "Интервью" исемле яңа комедия АКШта чыкканчы ук прокаттан алынса да аны интернеттан дүрт көн эчендә ике миллионнан артык кеше караган, моның өчен 15 миллион доллар акча түләгән. Прокаттан алынуына карамастан барыбер үз кинотеатрларында аны күрсәтергә карар иткән театр җитәкчеләре өч миллион доллар акча эшләгән.

"Интервью" АКШта 25 декабрь күрсәтелергә тиеш иде. Ике АКШ журналистының Ким Чен Ыр белән интервью ясар өчен Төньяк Кореягә сәфәрен һәм дөньяда бу ил белән бәйле төрле стереотипларны сүрәтләгән әлеге фильм ил җитәкчесенә һөҗүм һәм Төньяк Кореядә инкыйлап белән тәмамлана.

"Интервью" прокатка чыгар алдыннан фильмны ясауга катнашы булган Sony Pictures ширкәтенә зур хакер һөҗүме булды. АКШ бу һөҗүмдә Пһеньянны гаепләде. Пһеньян гаепләүне кире какты. Иминлек сәбәпле Sony Pictures бу фильмны илкүләм прокаттан алырга дигән карар чыгарды. АКШның берничә кинотеатры аны күрсәтүдән баш тартты.

XS
SM
MD
LG