Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

"КАМАЗ" 26 гыйнварга кадәр машина ясауны туктатты


Декабрь башында "КАМАЗ"да Русия премьер-министры Дмитрий Медведев булып китте

Декабрь башында "КАМАЗ"да Русия премьер-министры Дмитрий Медведев булып китте

"КАМАЗ" ширкәте 26 гыйнварга кадәр җитештерү конвейерын туктатты. МОны ширкәт вәкиле сүзләренә нигезләнеп Интерфакс хәбәр итә. Җитештерү туктатыла, әмма ремонт һәм башка төрле эшләр дәвам итәчәк.

2014 елда "КАМАЗ" эшчеләре 12-25 гыйнвар һәм 10-23 август көннәрендә мәҗбүри ялга җибәрелгәннәр иде. 2015 елда да шулай булачак дип фаразлана.

Машиналарга таләп кимесә киләсе елның 2 мартыннан алып 24 маена кадәр өч көнлек эш атнасы игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG