Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада: Олимпия уеннары, Кырым һәм рубль төшүе истә калачак


Левада үзәге оештырган иң соңгы фикер белешүгә караганда, халык узып баручы 2014 елның төп вакыйгалары дип Олимпия уеннарын, Кырымны һәм рубль төшүен атаган.

Ел кешесе - президент Владимир Путин. Ел хатын-кызы - Валентина Матвиенко.

Андрей Малаховның "Пусть говорят" - ел тапшыруы, "Хоббит" - ел кинофильмы дип аталган.

Сораштыру Русиянең 46 төбәгендәге 134 шәһәр һәм авылында оештырылган. Анда 1600 кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG