Accessibility links

Кайнар хәбәр

Регина "Татар кызы" бәйгесеннән татар булуына горурланып кайткан


Регина Хаҗиева бүләкләрен күрсәтә
Регина Хаҗиева бүләкләрен күрсәтә

Ижау кызы Регина Хаҗиева Мәскәүдә уздырылган беренче бөтенрусия "Татар кызы" фестивалендә катнашып "Зирәк кыз" дипломына ия булды.

Регина Хаҗиева Удмуртиянең Можга шәһәрендә туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач Ижау техник университетының икътисад факультетын тәмамлаган. Хәзер шушы факультетта үзе студентларга белем бирә. Диссертация яза. Аның остазлары Регинаны бик эшчән, белемгә омтылучан, үзенә дә, студентларына да таләпчән дип бәяләде.

Регина яңа киемнәрдән
Регина яңа киемнәрдән

Фестивальгә Регина Хаҗиева ныклап әзерләнгән. Татар телендә белем алмаган, шуңа да татар теле дәресләренә йөргән. Регина биергә ярата, ул “Иман” татар яшьләре берлеге оештырган “Сәйлән” ансамбленә йөри. Фестивальдә дә биючеләр төркемендә катнашкан. Регина фестиваль алдыннан борынгы татар костюмына нигезләнеп, бик матур татар күлмәге тектергән.

Регина Хаҗиева фестивальдә Удмуртиядә яшәүче татарлар тормышы белән таныштырырга тиеш иде. Аңа җирле шагыйрь Ринат Батталов махсус шигырь язган. Фестивальгә әзерлек чорында белгечләр шигъри юлларны матур итеп сөйләргә өйрәткән.

Регина укытучылары Галина Лобанова һәм Галина Белослудцева белән
Регина укытучылары Галина Лобанова һәм Галина Белослудцева белән

Мәскәүдә Регина башка кызлар белән төрле экскурсияләргә йөргән. Аның сөйләвенчә, Регина Ижау техник университетында экономика фәнен укыта, заводларда аларның экономикасы һәм финанс мөмкинлекләре белән кызыксынган. Башка кызлардан экономикага кагышлы сораулар бирелмәгән. Регина әйтүенчә, бәлки, шунда аңа “Зирәк кыз” номинациясендә җиңүче булуы шушы экскурсияләрдә хәл ителгәндер дә.

Регина кызлар белән татар телендә аралашуын, бик күп белгечләр белән танышуыннан шат. Мәскәүдән ул үзенең татар милләтеннән булуы белән горурланып кайткан. Туган телендә ул әлегә бик иркен сөйләшми, татар теле дәресләренә йөрүен дәвам итәргә ниятли. “Иман” татар яшьләре берлегенә чираттагы “Татар кызы” бәйгесен оештыруда ярдәм итәргә әзер. Бәйгене ул Мәскәүдә үткән фестиваль шикелле матур бер шоу буларак әзерләргә кирәк дигән фикердә.

XS
SM
MD
LG